ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Һәр елны  ноябрь аенда без Ринат Шәехович Фәрдиевны искә алырга җыелабыз.  Бүген бу  чарага  районыбыз башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, район, оешма җитәкчеләре,  туганнары һәм якыннары, аны яраткан һәм хөрмәт иткән Зәй халкы җыелды. Гүзәл табигатьле  Актаныш районында   туып үсүенә карамастан, Ринат Шәехович Зәй төбәгендә 30  ел хезмәт куйган җитәкчеләребезнең берсе. Хезмәт юлында иң җаваплы вазыйфаларны башкарып, район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән Ринат  Фәрдиев зәйлеләрнең иң якын кешесе булды. Бу гадәти булмаган шәхес, район халкының  тормыш шартларын яхшырту өчен армый-талмый эшләде, аның авыл хуҗалыгы һәм икътисадын үстерү өчен бар көчен куйды.  Ул көчле, ихтыярлы җитәкче генә түгел, нәзек, сизгер, киң күңелле  кеше дә иде, халыкка һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Шуңа да аны зәйләләр якын иттеләр, хөрмәт иттеләр һәм бүген дә зурлап искә алдылар.  Ринат Шәехович  турында якты хәтирә зәйлеләр күңелендә мәңге сакланыр!


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыкларның бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала. Без - Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы, үз җиребездә уртак язмыш белән берләшеп, кеше хокуклары һәм иреген, халыклар арасындагы дуслыкны раслап, илебезнең чәчәк атуы өчен хезмәт куябыз. Безнең төп максатыбыз –Россия Федерациясенең көчле һәм бай дәүләт булып, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруы, ә төп законда каралган потенциал тулысынча ачылып, җәмгыятьнең һәм безнең һәркайсыбызның икътисади, мәдәни, рухи өлкәдә үсешенә ярдәм итсен. Татарстан Республикасы көчле алга киткән төбәк буларак тотрыклы төстә алга барып, тулы канлы тормыш белән яши. Татарстанлылар, шул исәптән зәйлеләр тарафыннан шушы төбәктә дустанә гомер кичерүче халыклар арасында гражданлык килешүчәнлеген һәм толерантлыкны, этникара теләктәшлек һәм халыкларның мәдәни-рухи кыйммәтләренә хөрмәт белән карау һәм шул вәзгыятьне ныгыту өлкәсендә бай тәҗрибә тупланган. Хөрмәтле зәйлеләр! Бөек Ватаныбыз, республикабыз, Зәебез белән горурлану хисе безгә тагын да ныграк берләшергә ярдәм итсен. Һәркемгә бәхет, оптимизм, сәламәтлек, йортларыгызга иминлек телим, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын.Бәйрәм белән! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе Абдуллина Айгөл Өлфәт кызы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече белән берлектә, Зәй муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары янына бардылар. Әлеге чара өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукларын һәм аларның сәламәтлеген саклауны бозу очракларын ачыклау максатыннан оештырылды. Дарулар белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу җылы һәм иркен атмосферада узды.

Күптәнге традиция буенча, «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеена еш йөриләр. Балалар белән эшләүнең төп принцибы-бары тик уңай эмоцияләргә генә юнәлдерелгән булырга, аларга күрсәтелгән күргәзмәләр кызыклы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Төрле дәресләр, чараларда катнашу, районыбыз тарихын белү белән беррәттән, әйләнә-тирә дөнья матурлыгын тоюга да ярдәм итә. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Бәхет турында сөйләшик» дигән дәресләр узды. Балалар тылсымлы урманга килеп, анда нәрсәләр яшәвен белделәр, төрле төсләргә буялган салават күпере ясадылар, бер- берсенә матур сүзләр өйтергә өйрәнделәр.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Кызыл Калфак» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары белән «Халыклар бердәмлеге көне»исемле татар танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында фильм карадылар. «Күршегә ярдәм ит», «Мәскәү Кремле», «Россия флагы», «дөнья халыклары биюләре» уеннарында катнаштылар.
Бүген иртәнге сәгать җидедән алып шәһәрнең төп мәйданында бәйрәм ярминкәсе гөрли. Ярминкәдә эре җитештерүчеләр , кече шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре үз товарларын тәкъдим итте. Шәһәр һәм районның иҗат коллективлары зур күңел ачу программасын оештырдылар. Ярминкәдә район башлыгы Р.Г.Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче составы да катнашты. Район җитәкчелеге зәйлеләрне бәйрәм белән котлады.

Бүген район Икътисадый Советының чираттагы утырышында, «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Түбән Камагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе Зәй РЭГСының 2018 елның 9 аена  эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнары каралды. Совет әгъзалары алдында төп доклад белән «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Түбән Камагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе Зәй РЭГСы башлыгы Йосыфов Айрат Азат улы чыгыш ясады. Зәй районы эксплуатация-газ хезмәте "Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Түбән Кама газы» эксплуатация-җитештерү идарәсе составына керә. Анда шулай ук Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары да бар. Зәй РЭГСының төп бурычы-халыкны шулай ук Зәй шәһәре һәм Зәй районының сәнәгать һәм коммуналь-көнкүреш предприятиеләрен авариясез һәм өзлексез табигый газ белән тәэмин итү. Оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең уртача саны -79 кеше һәм уртача айлык хезмәт хакы-37 215 сум. 2018 елның 9 аенда халыкка табигый газны реализацияләүдән кергән табыш 130,9 млн. сум тәшкил итте, 2018 елның 9 аенда халыкка 27,62 млн.м3 табигый газ сатылган. Зәй районында «Техно заводы» ҖЧҖ, Зәй ГРЭСЫ «Татэнерго» АҖ, «Мефро уилз завод Зәй» ААҖ, «Зәй шикәре»ААҖ табигый газны төп сәнәгать кулланучылары булып тора. "Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга салым һәм акча күчерүләрне намуслы түләп баручы оешмаларның берсе. 2018 елда предприятие алдында түбәндәге бурычлар тора: бу көнкүреш һәм җитештерүдәге газны кулланган вакытта бәхетсезлек очракларын булдырмау, абонентларга техник хезмәт күрсәтүне сыйфатлы итеп башкару һәм предприятие алдында куелган барлык планнарны һәм күрсәткечләрне үтәү. Докладтан соң, Совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга
Бүген Зәй шәһәрендә һөнәри осталык буенча I Зәй форумы узды. Чарада 8-11 сыйныф укучылары һәм Зәй политехник көллияте студентлары катнашты. Чара эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Форумны Зәй муниниципаль районы Советы, Зәй муниниципаль районы Башкарма комитеты, Халык мәшгульлеге үзәге һәм Зәй политехник көллияте оештырды. “Форумны уздыру уе юктан гына тумады. 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде, киләсе елда Казан профессиональ осталык буенча WorldSkills чемпионатының дөньякүләм этабын кабул итәчәк. Шушы дулкында, әлеге истәлекле вакыйгага бәйләп, районда эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча алып барыла торган эшне яңа дәрәҗәгә чыгарасы килде. Яңа алымнар һәм формалар кулланырга булдык. Бу тәкъдимне район җитәкчелеге, аерым алганда, район башлыгы хуплады”, - дип билгеләп үтә оештыручыларның берсе – Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева. Форум үз эшен “Осталык дәресе”ннән башлады. Зәй политехник көллияте базасында катнашучыларга “Эретеп ябыштыру эше”, “Авыл хуҗалыгы”, “Агач эшкәртү” һәм “Аш-су пешерү” юнәлешләре буенча мастер-класслар узды. Егет һәм кызлар үзләрен WorldSkills компетенцияләренә кергән профессияләрдә сынап карый алды. Форум кысаларында “Энергетик” мәдәният йортында күргәзмә эшләде. Балалар иҗаты йортына йөрүчеләр, мәктәп укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үз эшләрен тәкъдим итте. Әйтик, анда 3D каләм, әйләнә-тирә мохит температурасын үлчи торган һәм атмосфераның өске катламнарындагы яктылыкны билгели торган роботлар, энергия саклагыч лампачкалар, самолетлар, радио дулкыннар аша идарә ителә торган машиналар күрергә мөмкин иде. Район предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр мастер-класслар оештырды һәм лаборант, автомат һәм ярым автомат машиналарны эретеп ябыштыручы, программа белән идарә итә торган станокларны көйләүче, инженер-технолог, кондитер кебек профессияләрне тәкъдим иттеләр. Катнашучылар шунда ук шикәр комының сыйфатын тикшерү буенча тәҗрибә уздыра яки ювелир эшләнмәсе ясый алды. Форумның пленар өлешендә катнашучыларны WorldSkills хәрәкәте белән таныштырдылар. Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең җыелма команда белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Елена Кайль Татарстанда узачак чемпионат турында, ә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Динар Гыйльмеев эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча республика дәрәҗәсендә узган чаралар хакында сөйләде. Үз чыгышында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов муниципалитет икътисадының үзенчәлеген билгеләп үтте. Ул төп өч тармак - энергетика, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгыннан тора. Күпчелек компанияләр үсеш өчен инвестицияләр җәлеп итә. Икътисад 23 процентка үскән. “Муниципаль районнар арасында бу беренче күрсәткеч”, - дип ассызыклады ул. Предприятиләрдән ел саен 450дән артык кеше лаеклы ялга чыгуын, ә 140 бала эшче һөнәр алуын исәптә тотканда, кадрлар әзерләү мәсьәләсе район өчен өстенлекле кала. “Кайда тугансың, шунда файдалы булырга кирәк”, - диде Рәзиф Кәримов. Аның сүзләренчә, булачак һөнәрне инде балачактан ук сайларга кирәк. Ахырдан катнашучылар кунакларга үз сорауларын юллый алды. Алар WorldSkills хәрәкәтендә катнашуның нечкәлекләре, волонтер булу, чемпионатта катнашуның өстенлекләре белән кызыксынды. Әйтик, Зәй политехник көллияте студенты Максим Столяров эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабына узган. Катнашучы буларак, эшкә урнашканда ул өстенлекләр алачакмы дип сорады. Елена Кайль сүзләренчә, чемпионатта катнашучыларга Skills-паспорт тапшырыла. Эшкә урнашканда аның булуы исәпкә алыначак. Хәзер бу мәсьәлә эш бирүчеләр белән хәл ителә. Район башлыгы Рәзиф Кәримов: “Белемле һәм һөнәрле белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак”, - дип белдерде. Елена Кайль сүзләренчә, район дәрәҗәсендә мондый форматта форум Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. “Бу тәҗрибәне бөтен таратасы килә”, - диде ул.

Зәйдә 7 нче мәктәп базасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы узды. Ярыш 2018 елда армиягә чакырылырга тиешле егетләр командалары арасында үткәрелде. Ярышларда Татарстанның 9 районы командалары катнашты. Зәйгә Лениногорск, Мөслим, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Сарман, Алабуга һәм башка районнар командалары җыелды. Ярышлар хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләрен популярлаштыру, хәрби хезмәткә чакырылучыларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан уздырылды. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов һәм Сарман районы хәрби комиссары Дашгын Гасанов ярышларның мәртәбәле кунаклары булдылар. Һәр команда составына 10 егет керде. Алар 10 дисциплинада ярыштылар: гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, противогаз кию,  тартылу, Калашников автоматын сүтү һәм җыю, аркан тарту, «Урал» автомобилен йөртү һ.б.лар. Командалар шулай ук комплекслы-көч күнегүләр дә башкардылар. Барлык дисциплиналарны үтәү нәтиҗәләре буенча, Зәй районы командасы беренче урынны алды, икенче урынны Алабуга командасы яулады, өченче урынга Әлмәт спортчылары лаек булды. Зәй командасы составына Петр Миронов, Руслан Исламов, Әлфис Шәйдуллин, Артур Магомедов, Рамил Фәзлиев, Алексей Бушинский, Эмиль Бажитов, Алексей Исайчев, Денис Пудов һәм Дмитрий Руди кергән иде. Әйтергә кирәк, беренче һәм икенче урыннарны яулаган командалар алга таба республика ярышларында чыгыш ясаячак.

1 ноябрь көнне "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А. Х. Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас» халык вокаль-хореография ансамбле һәм «Азаль" балалар вокаль-хореография ансамбле үзенең иҗади юбилеен билгеләп үтте. Ансамбльләрне күркәм юбилейлары белән муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәренең  хөрмәтле кунаклары һәм мәдәният йортының иҗат коллективлары котлады. Юбилей уңаеннан аларга йөз илле мең сумлык бүләк сертификатлары тапшырылды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм «Азаль» һәм «Мирас» вокаль-хореография ансамбльләре үсешенә һәм алга этәрүгә зур өлеш керткән өчен, «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең генераль продюссеры, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Кырым Республикасы мәдәният министры киңәшчесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Туманов Дмитрий Александрович, татар милләтеннән булган сәхнә практикасы үзәге мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү фонды президенты Аносов Владимир Алексеевич (Мәскәү шәһәре), Татарстан Республикасының атказанган артисты, режиссер-куючы Платонов Дмитрий Александрович (Мәскәү шәһәре), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Гайнетдинов Айдар Рафаил улы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Мирас» вокаль-хореография ансамбле әгъзасы Сөләйманов Айдар Данил улы, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан өчен «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбле һәм «Азаль» вокаль-хореография ансамбле, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Профессиональ осталыгы өчен һәм «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбленең 20 еллык юбилее уңаеннан, «Легенда " хореография коллективы җитәкчесе Яковлева Наталья Чеславовна, "Созвездие-Йолдызлык «ТР Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы коллективы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбле, «Азаль» вокаль-хореография ансамбле, мәдәният йортының башка иҗат коллективлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Тюрквидение» халыкара җыр телевизион конкурсының икенче премиясе иясе, «Биир кун» Бөтенроссия этник-поп конкурсы гран-при иясе, “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең Гран-При иясе Сөләйманов Айдар Данил улының чыгышлары тантанада катнашучыларның күңеленә хуш килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International