Районы башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды. Комиссия вәкилләре «Нур» бүлекчәсенең Аксар, «Ялкын» бүлекчәсенең Әхмәт һәм Бура-Киртә, «Тукай» бүлекчәсенең Куш-Елга, «Игенче» бүлекчәсенең Дурт-Мунча сөт-товарчылык комплексларындагы эш барышы белән якыннан таныштылар. Район башлыгы «Алга» һәм “Урнәк” бүлекчәләрендә таналар үстерү фермаларында булды. Р. Г. Кәримов шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны оештыру һәм техниканы көзге-кышкы саклауга кую эшләрен җентекләп карады, «Восток» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсендә көнбагыш уңышын җыю барышы белән кызыксынды. Һәр объектта агымдагы сораулар каралды, киңәшләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International