ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

16 гыйнвар көнне Бигеш авылы мәдәният йортында 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга куелган планнар буенча, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында халык җыены узды. Көн тәртибе буенча: 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше, 2018 елда Бигеш авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлар, җирлектә оператив хәлләр, «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законы кушымтасына үзгәрешләр кертү һәм һөнәри эшчәнлеккә салым турында, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү чаралары, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау чаралары, цифрлы телевидениегә күчү, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чаралары турында мәсьәләләр каралды. Җыен барышында юл ремонтына кагылышлы сораулар бирелде. Чара ахырында юбилей даталары уңаеннан һәм авыл җирлеге тормышында актив катнашкан гражданнарга җирлек башлыгы И.Р. Вәлиевнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Озын гомерле шагыйрь». 16 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сугышчы һәм шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара узды.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе
2019 елның 12 гыйнварында, 2020 елда Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашуга әзерлек кысаларында узган, иҗтимагый территорияләрне сайлап алуның башлангыч этабы тәмамланды. Тавышларны санау нәтиҗәләре буенча, конкурста катнашу өчен Зәй шәһәре, Кызыл мәйдан урамы "Иске Зәй-крепость шәһәре»территориясе билгеләнде.
Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы вазифаларын башкаручы Рәсүл Солтанов, эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга килеп, Татарстанның кайбер министрлыкларында була. Аның җитәкчелегендәге делегация составында төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә бар. Делегация әгъзалары республика Авыл хуҗалыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгының, республика Сатып алулар буенча дәүләт комитетының, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитетының эш тәҗрибәсен өйрәнә. Әстерхан өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы - авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин җитәкчелегендәге делегация бүген Зәйгә килде. Алар яңа сафка баскан агросәнәгать паркы, “Зәй элеваторы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, “Зәй шикәр заводы” акционерлык җәмгыятендә булып, аларның эшчәнлекләре белән якыннан таныштылар. Делегация белән очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хәҗиповта катнашты.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу конкурсының Советы грамотасы белән бүләкләнде.Бүген Казанда Министрлар Кабинетында 2018 ел нәтиҗәләре буенча XIV ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләүләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин котлады. “Җиңүчеләр арасында республиканың нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика, азык-төлек сәнәгате, медицина, мәгариф өлкәләрендә эшләүче зур, урта һәм кече компанияләр бар. Аларның барысын да югары сыйфатлы продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү берләштерә”, - дип белдерде беренче вице-премьер. Конкурс кысаларында 101 оешма сайлап алына, шул исәптән “Эшлекле камиллек” номинациясендә 84 компания һәм “Җитештерү системалары” номинациясендә 13 компания. Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәген “Эшлекле камиллек” номинациясендә бүләкләделәр. Сыйфат өлкәсендәге уңышлары өчен грамотаны директор Екатерина Андреевага Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды. Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу конкурсы 2003 елда оештырылды. Премия продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары казанышларга ирешкән, куркынычсызлык тәэмин иткән һәм югары нәтиҗәле идарә алымнарын керткән оешмаларга ел саен тапшырыла. Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге әлеге конкурста беренче тапкыр катнашты. “Алга таба да безгә мөрәҗәгать иткән гражданнарны канәгатьләндерү өчен хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен үстерәсе килә”, - дип белдерде Екатерина Андреева.

Зәй шәһәрендә яшәүче Мөхәммәтгалиева Тәзкирә Ширияздан кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев килде. Ул Тазкирә Ширияздан кызына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, иминлек, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләде. Апач авылында туып-үскән Тәзкирә Мөхәммәтгалиева гомерен туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган, урман кискән, басуларда эшләгән, комбайнчы ярдәмчесе булган. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Тәзкирә Ширияздан кызы адресына бүген балалары, оныклары Һәм оныкчыклары исеменнән иң җылы теләкләр яңгырады. Автоклуб хезмәткәрләре юбилярга  матур җырларын бүләк иттеләр. Бүгенге көндә дә Тәскирә апа тормышка сөенеп, аннан ямь табып яши. Җирне ярата, яшелчәләр үстерә, район, республика, ил яңалыклары белән даими кызыксынып тора. Ул 5 оныгы һәм  5 оныкчыгына яраткан әби дә.

2019 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, республиканың муниципаль районнарында гражданнарны күчмә кабул итү практикасы дәвам итә. 2019 елның 18 гыйнварында Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны шәхсән кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
15 гыйнвар көнне «Яңа шәһәр» микрорайонында район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында халык җыены узды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов чарада катнашучыларны, Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шәһәрне үстерү, аның ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре турында, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов сөйләде. Шулай ук «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законы кушымтасына үзгәрешләр кертү, һөнәри эшчәнлеккә салым, микрорайонда оператив хәлләр, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чаралары, цифрлы телевидениегә күчү турында мәсьәләләр каралды. 2018 елда «Ышаныч», «Тугыз катлы йорт» «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәте идарәчеләре тарафыннан башкарылган эшләр турында мәгълүмат тыңланды. Халык сорауларына тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре аңлатма һәм җаваплар бирделәр. Җыелышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.
16 гыйнварда Зәй муниципаль районының 7нче урта мәктәбе базасында 2019 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү максатыннан зона семинары узды. Семинар эшендә Хадиуллин Илсур Гәрәй улы-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары, Федорова Тамара Трофим кызы- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы, Сәубәнова Лилия Илгиз кызы- укучыларның гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы, Мөҗипов Рәмис Гәптрәис улы- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары, Хәйруллина Гөлфия Мансур кызы- «Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге " дәүләт бюджет учреждениясе директоры урынбасары, Зәй, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Норлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары башкарма комитетларының мәгариф идарәләре башлыклары, укыту-методик эш бүлекләре башлыклары, дәүләт йомгаклау аттестациясе муниципаль координаторлары, методистлар катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар өчен мәктәп фойесында мәктәп музейлары, мәгариф оешмалары түгәрәкләренең экспонатлары күргәзмәсе күрсәтелде, өстәмә белем бирү, кече Фәннәр академиясе, электрон китапханә эшен тәкъдир итү оештырылды. Семинар кысаларында 2018 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыру йомгаклары һәм 2019 елда үсеш юнәлешләре, 2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында һәм «Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге " дәүләт бюджет учреждениясенең, мәгариф идарәсе муниципаль органнары белән хезмәттәшлеге турында мәсьәләләр каралды.

15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

15 гыйнварда районда  Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, агрофирма директорлары, зооветеринария белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре катнашында, авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә чираттагы тикшерү уздырылды. График нигезендә, объектларны карау «Нива» ҖЧҖ нән башланды. Анда катнашучылар терлекләрне кышлатуның барышы, терлекчелек тармагында технологик процессларның үтәлеше белән таныштылар. Аннары график буенча «Агрокөч» АҖ нең 5-нче номерлы үзәк ремонт цехында чөгендер җыю комбайннарын һәм тракторларны ремонтлау барышы белән таныштылар. Разиф Кәримов очрашу вакытында цех хезмәткәрләре белән әңгәмә үткәрде һәм аларга эшләрендә уңышлар теләде. Цехларда уңайлы хезмәт һәм ял шартлары булдырылган. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган яңа җиһазлар сатып алынган, ремонт эшләре үткәрү өчен уңайлы климат булдырылган, эш урыннары барлык кирәкле инструментлар белән җиһазландырылган, яктырту өчен заманча светодиод лампалар кулланыла, эш барышында уңайлы температура тәэмин ителә. Бүген монда бер үк вакытта «Ропа Тигр» маркалы 3 комбайн һәм «Фенд»маркалы 4 трактор ремонтлана. Запас частьлар график буенча дефектлау ведомстволары, шулай ук тендер нәтиҗәләре буенча кайтарыла. Барлыгы «Ропа» маркалы 18 комбайн, «Ропа-Маус» маркалы 5 төягеч, «Холмер» маркалы 2 чөгендер җыю комбайны һәм «Фенд»маркалы 15 трактор ремонтлау планлаштырыла. Территория вакытында чистартыла һәм анда һәрдаим тәртип саклана. Шулай ук монда катнашучылар «Восток» АФ ҖЧҖ нең «Сарсаз-Баграж», «Дурт-Мунча», «Куш-Елга» һәм «Бура-Киртә», «Әхмәт» сөт- товарчылык фермаларында, «Карман» эре мөгезле яшь терлекләр фермасында, «Зәй» АФ ҖЧҖ нең «Аксар», «Шепкә» сөтчелек фермаларында булдылар, анда терлекләрне кышлату барышы, бозаулар тоту, савым көтүе белән таныштылар, терлекчеләр белән сөт продуктлылыгын арттыру хакында сөйләштеләр.Чара «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖе терлекчелек объектларында - «Поручик» симертү комплексы, «Чыбыклы» һәм «Сәвәләй» сөт- товарчылык фермаларында дәвам итте. Разиф Кәримов зооветеринария белгечләренә яшь терлекләрне үстерүдә, терлекләрне ашату режимында һәм терлекчелек продуктларын гамәлгә ашыруда барлык технологик процессларны катгый үтәү кирәклеге турында да искәртте. Тикшерү кысаларында шулай ук «Заман» бүлекчәсенең Сәрәпәле авылындагы минераль ашламалар складында булып, минераль ашламалар туплау һәм саклау урыннарын карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International