Үзәк китапханәдә шагыйрь Ф.Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара узды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Озын гомерле шагыйрь». 16 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сугышчы һәм шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара узды. Чарага Р.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 6 сыйныф укучылары чакырылды. Кичәдә аларга шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация тәкъдим ителде, спектакльдән өзек күрсәтелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.Чараның максаты- укучыларга шагыйрь Ф.Кәримнең иҗаты һәм биографиясе турында өстәмә мәгълумат бирү иде.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар,китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International