15 гыйнварда районда Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, агрофирма директорлары, зооветеринария белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре катнашында, авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә чираттагы тикшерү уздырылды. График нигезендә, объектларны карау «Нива» ҖЧҖ нән башланды. Анда катнашучылар терлекләрне кышлатуның барышы, терлекчелек тармагында технологик процессларның үтәлеше белән таныштылар. Аннары график буенча «Агрокөч» АҖ нең 5-нче номерлы үзәк ремонт цехында чөгендер җыю комбайннарын һәм тракторларны ремонтлау барышы белән таныштылар. Разиф Кәримов очрашу вакытында цех хезмәткәрләре белән әңгәмә үткәрде һәм аларга эшләрендә уңышлар теләде. Цехларда уңайлы хезмәт һәм ял шартлары булдырылган. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган яңа җиһазлар сатып алынган, ремонт эшләре үткәрү өчен уңайлы климат булдырылган, эш урыннары барлык кирәкле инструментлар белән җиһазландырылган, яктырту өчен заманча светодиод лампалар кулланыла, эш барышында уңайлы температура тәэмин ителә. Бүген монда бер үк вакытта «Ропа Тигр» маркалы 3 комбайн һәм «Фенд»маркалы 4 трактор ремонтлана. Запас частьлар график буенча дефектлау ведомстволары, шулай ук тендер нәтиҗәләре буенча кайтарыла. Барлыгы «Ропа» маркалы 18 комбайн, «Ропа-Маус» маркалы 5 төягеч, «Холмер» маркалы 2 чөгендер җыю комбайны һәм «Фенд»маркалы 15 трактор ремонтлау планлаштырыла. Территория вакытында чистартыла һәм анда һәрдаим тәртип саклана. Шулай ук монда катнашучылар «Восток» АФ ҖЧҖ нең «Сарсаз-Баграж», «Дурт-Мунча», «Куш-Елга» һәм «Бура-Киртә», «Әхмәт» сөт- товарчылык фермаларында, «Карман» эре мөгезле яшь терлекләр фермасында, «Зәй» АФ ҖЧҖ нең «Аксар», «Шепкә» сөтчелек фермаларында булдылар, анда терлекләрне кышлату барышы, бозаулар тоту, савым көтүе белән таныштылар, терлекчеләр белән сөт продуктлылыгын арттыру хакында сөйләштеләр.Чара «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖе терлекчелек объектларында - «Поручик» симертү комплексы, «Чыбыклы» һәм «Сәвәләй» сөт- товарчылык фермаларында дәвам итте. Разиф Кәримов зооветеринария белгечләренә яшь терлекләрне үстерүдә, терлекләрне ашату режимында һәм терлекчелек продуктларын гамәлгә ашыруда барлык технологик процессларны катгый үтәү кирәклеге турында да искәртте. Тикшерү кысаларында шулай ук «Заман» бүлекчәсенең Сәрәпәле авылындагы минераль ашламалар складында булып, минераль ашламалар туплау һәм саклау урыннарын карадылар.