«Яңа шәһәр» микрорайонында яшәүчеләрнең халык җыены булды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
15 гыйнвар көнне «Яңа шәһәр» микрорайонында район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында халык җыены узды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов чарада катнашучыларны, Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шәһәрне үстерү, аның ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре турында, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов сөйләде. Шулай ук «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законы кушымтасына үзгәрешләр кертү, һөнәри эшчәнлеккә салым, микрорайонда оператив хәлләр, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чаралары, цифрлы телевидениегә күчү турында мәсьәләләр каралды. 2018 елда «Ышаныч», «Тугыз катлы йорт» «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәте идарәчеләре тарафыннан башкарылган эшләр турында мәгълүмат тыңланды. Халык сорауларына тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре аңлатма һәм җаваплар бирделәр. Җыелышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International