Зәйгә – Әстерхан делегациясе килде

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы вазифаларын башкаручы Рәсүл Солтанов, эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга килеп, Татарстанның кайбер министрлыкларында була. Аның җитәкчелегендәге делегация составында төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә бар. Делегация әгъзалары республика Авыл хуҗалыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгының, республика Сатып алулар буенча дәүләт комитетының, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитетының эш тәҗрибәсен өйрәнә. Әстерхан өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы - авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин җитәкчелегендәге делегация бүген Зәйгә килде. Алар яңа сафка баскан агросәнәгать паркы, “Зәй элеваторы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, “Зәй шикәр заводы” акционерлык җәмгыятендә булып, аларның эшчәнлекләре белән якыннан таныштылар. Делегация белән очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хәҗиповта катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International