2019 елда "Театр дөньясында" шәһәр фестивале дәвам итә. 11 гыйнвар көнне "Алтынчәч» балалар бакчасы хезмәткәрләре «Энергетик» мәдәният йорты тамашачыларын сәламләде. Программа барышында концертка килгән педагоглар тамашачыларга үзләренең күңел түреннән чыккан җылы хисләрен җиткерделәр. Коллективның һәр әгъзасының бердәм эшләве нәтиҗәсендә концерт бик уңышлы узды. Бердәм формада киенгән хезмәткәрләр тамашачының игътибарын аеруча җәлеп итте. Программаны әзерләүдә һәм ясауда педагоглар, кече тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр катнашкан булса, мода күрсәтү өчен матур зонтларны булдыруда ата-аналарның да өлеше зур булды.
14 нче гыйнвар көнне Мирный шәһәр мәдәният йорты белгечләре "Мәктәп укучысының һөнәри өстенлекләрен ачыклау» тренингын үткәрделәр. Киләчәктә булачак һәнәреңне нигезле сайлау өчен, аларга төрле һөнәрләрдә ориентлашырга кирәк, бу бик гади генә түгел, чөнки мәктәп укучыларының һәнәр сайлавында үз тәҗрибәләре генә түгел, ә чит тәҗрибә дә урын ала, моңа исә ата — аналардан, дуслардан, танышлардан, телевизион тапшырулардан алынган мәгълүматлар һ.б. керә. Чараның максаты - үзбилгеләнүгә гомуми әзерлек формалаштыру, һөнәр сайлау мәсьәләләрен активлаштыру, укучыларның һөнәри кызыксынуларын ачыклау, һөнәрләр дөньясы һәм аларның үзенчәлекләре турында күзаллауларны киңәйтү, сайлаган һөнәрләренең үз теләкләренә һәм мөмкинлекләренә туры килүен ачыклау.Соңыннан тренингта катнашучыларга анкеталар таратылды, алар буенча бүгенге көндә укучыларның һөнәри өстенлекләре турында нәтиҗә ясарга мөмкин булачак.Тренингта барлыгы 17 кеше катнашты.
11-13 гыйнвар көннәрендә "Яшьлек» боз сараенда 2006-2007 елгы командалар арасында "Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Җәлил, Баулы, Азнакай, Зәй командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Яшьлек» командасы 1 урынны алды (тренерлары Артемьев А. В. һәм Шакиров А. Р.) һәм 2-4 февраль көннәрендә Питрәч авылында узачак финал чыкты, 2 урынны Лениногорск шәһәренең «Нефтяник» командасы алды, 3 урынны Азнакай шәһәренең «Соколы» ("Лачыннар") командасы алды.