ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Зәй районында гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә барлыгы биш кеше язылган иде. Мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хуҗалыгы, банк системасы һәм пенсия түләүләре турында булды. Кайбер мәсьәләләрне әңгәмә барышында хәл итү мөмкин булса, башкалары исә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең шәхси контроленә алынды.

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының өченче чакырылыш, кырыгынчы утырышы узды. Депутатлар каравына 2019 елга Зәй муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның якынча планы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы уставына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисен билгеләү турында мәсьәләләр куелды. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашында муниципаль район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссияләре утырышы булды. Утырыш эшендә район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышны комиссия рәисе Р.Н.Вәлиәхмәтов алып бады. Утырышның көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүмат белән милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, район Советының юридик бүлеге җитәкчесе В. В. Кудряшов чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектларын кабул иттеләр.

17 гыйнвар көнне Яңа Спасс авылы китапханәсендә яраткан балалар шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин белән озак көтелгән очрашу булды. Анда Александр бистәсе, Бохарай һәм Яңа Спасс мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, китапханәчеләр катнашты. Иҗади очрашу «Бәхетле тарих» китапханә фонды вәкиле Әлфия Фәиз кызының чыгышы белән башланып китте. Ул  үз чыгышында  фондларның ничек эшләве хакында сөйләде. Аларга очрашуга килгән халык шагыйре Роберт Миңнуллинны балалар кызыксынып тыңладылар, аның тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Роберт Миңнуллин балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, алар белән ихлас күңелдән аралашты, үзенең тормыш һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, иҗат итү өчен илһам һәм идеяләр каян алуы хакында сөйләде. Укучылар яраткан шагыйрьләре өчен күңелле концерт программасы әзерләделәр. Авторның шигырьләрен сөйләделәр, халык шагыйре сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Ул үзе дә рус телендә берничә шигырь укыды. Очрашу балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты буенча үткәрелгән, иң яхшы инша конкурсында җиңүчене бүләкләү белән тәмамланды. Шушы мәктәп укучысы Михаил Курский һәм китапханәчегә авторның юбилеена махсус чыгарылган һәм шәхси автографы куелган "Көтәм мин корабымны» дип аталган китаплары тапшырылды. Китапка татар һәм рус телләрендә язылган һәм сайлап алынган шигырьләр кертелгән. Чара ахырында балалар яраткан язучылары Роберт Миңнуллиннан автограф алырга да өлгерделәр.

19 гыйнвар- шимбә көнне православие динен тотучы зәйлеләр Кач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә 2018 ел нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәренең «Үзәк» микрорайонында яшәүчеләр җыелышы узды. Очрашулар район башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашында уза. Очрашу алдыннан бер сәгать дәвамында зәйлеләр халыкка хезмәт күрсәтү вәкилләренә үз сорауларын турыдан-туры бирә алдылар. Шулай ук алар узган елда районда башкарылган эшләр һәм якын киләчәккә куелган планнар турында яңа мәгълүмат ишеттеләр. Көн тәртибе буенча микрорайондагы оператив хәл, газ җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык чаралары, цифрлы телевидениегә күчү, торак милекчеләре ширкәтләренең башкарылган эше турында чыгышлар тыңланды. Җыелышка район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

Бүген «Татнефтедор» ҖЧҖдә Зәй автомобиль юллары идарәсенең хезмәт коллективы җыелышы узды. Җыелышта Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, автомобиль юллары Зәй идарәсе башлыгы А. А.Игошин, «Татнефтедор» ҖЧҖ баш инженеры Р. М. Хәҗипов, «Татнефтедор» ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе В. Н. Кәримов катнашты. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды. Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов таныштырды. 2018 елда Зәй автомобиль юллары идарәсе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында, Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы А. А. Игошин һәм директорның беренче урынбасары –Зәй автомобиль юллары идарәсенең баш инженеры Р. М. Хәҗипов чыгыш ясады. 2018 ел өчен күмәк килешү чараларын үтәүне тикшерү актлары белән Зәй автомобиль юллары идарәсенең техник производства бүлеге инженеры А.Г. Попова таныштырды, «Татнефтедор» ҖЧҖ хезмәт коллективы конференциясенә делегатлар сайлау турында, Зәй автомобиль юллары идарәсенең цехком рәисе Г. А. Попова сөйләде. Шулай ук, 2018 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип танылган «Татнефтедор» ҖЧҖ предприятиесе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Метеорологик күренешләр: 2019 елның 18 гыйнварында иртән-көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран һәм көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил (Казанда 16 м/с кадәр) көтелә. Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар. Иртән һәм көндез кар, урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, иртән-көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр, минималь һава температурасы төнлә -9..-14, аязган вакытта -20гә кадәр. Көндез максималь һава температурасы -2..7. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
17 январьда Үзәк китапханә хезмәткәләре Ялчыгол скверында “Кышкы уеннар” бәйгесе үткәрде. Бирегә “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүчеләре чакырылды. Чара кысаларында төрле биремнәр, сорауларга җаваплар, уен-бәйгеләр оештырылды. Ахырдан аларны баллы күчтәнәчләр белән сөендерделәр.Чараның максаты- бәйгеләр, уеннар аша сабыйлар күңелендә матур мизгелләр һәм якты хәтирәләр калдыру. Бәйге балалар күңеленә хуш килде.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре районның Башкарма комитеты белән берлектә пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләр белән очрашуларны дәвам итә. Алар “Восток” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм Зәй районы үзәк хастаханәсендә эшләүчеләргә хезмәт хокуклары турында сөйләде һәм актуаль мәсьәләләр буенча консультация бирде. Районда тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара территория комиссиясе эшли. Теге яки бу предприятиедә пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләрнең әлеге оешмада алга таба эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеген, шартларны бәяләү максатыннан, комиссия әгъзалары тарафыннан эшчеләр белән очрашулар графигы расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International