Зәйнең халык мәшгульлеге үзәге Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен конкурсы бүләкләнүчеләре арасында

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу конкурсының Советы грамотасы белән бүләкләнде. Бүген Казанда Министрлар Кабинетында 2018 ел нәтиҗәләре буенча XIV ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләүләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин котлады. “Җиңүчеләр арасында республиканың нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика, азык-төлек сәнәгате, медицина, мәгариф өлкәләрендә эшләүче зур, урта һәм кече компанияләр бар. Аларның барысын да югары сыйфатлы продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү берләштерә”, - дип белдерде беренче вице-премьер. Конкурс кысаларында 101 оешма сайлап алына, шул исәптән “Эшлекле камиллек” номинациясендә 84 компания һәм “Җитештерү системалары” номинациясендә 13 компания. Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәген “Эшлекле камиллек” номинациясендә бүләкләделәр. Сыйфат өлкәсендәге уңышлары өчен грамотаны директор Екатерина Андреевага Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тапшырды. Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу конкурсы 2003 елда оештырылды. Премия продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары казанышларга ирешкән, куркынычсызлык тәэмин иткән һәм югары нәтиҗәле идарә алымнарын керткән оешмаларга ел саен тапшырыла. Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге әлеге конкурста беренче тапкыр катнашты. “Алга таба да безгә мөрәҗәгать иткән гражданнарны канәгатьләндерү өчен хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен үстерәсе килә”, - дип белдерде Екатерина Андреева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International