16-20 гыйнвар көннәрендә "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә 2001-2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында, Татарстан Республикасы укучыларының XII спартакиадасы исәбенә, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 24 шәһәреннән һәм районыннан 135 гә якын чаңгычы катнашты. Ярышларның беренче көнендә, ирекле стиль белән 10 км. га ярышларда Зөбәерова Дарья 2 урынны яулады. (тренеры Зорин А. Н.). Ярышларның икенче көнендә, классик стиль белән 1,25 км дистанциягә ярышларда Зөбәерова Дарья 2 урынны, Вәлиуллина Алинә 4нче урынны яулады. (тренерлары Насибуллина С. Г.) Ярышларның соңгы көнендә кызлар һәм егетләр классик стиль белән 5 һәм10 км дистанциядә көч сынаштылар. Кызлар арасында Зөбәерова Дарья 5 урынны яулады, Вәлиуллина Алинә 6 урынны яулады. Егетләр арасында 10 км. дистанциягә ярышларда Мурашов Алексей 5 нче урынны алды (тренеры Габидуллин Р. М.). Ярышларның өч көне нәтиҗәләре буенча, Зәй шәһәре җыелма командасы 1107 очко белән шәһәрләр арасында гомумкоманда зачетында икенче урынга лаек булды. 1 нче урынны 1983 очко җыеп Казан шәһәре командасы, 3 нче урынны Чаллы шәһәре командасы алды. Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча укучылар арасында XII Спартакиада зачетына керүче шәһәрләр һәм авыл районнары арасында 1 нче урынны Казан шәһәре командасы 1983 очко, 2 нче урынны Зәй районы командасы 1107 очко һәм 3 нче урынны 919 очко җыйган Сарман районы командасы алды.
19 гыйнварда Зәйдә яшәүче православие динендәгеләр иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе – Качмануны («Крещение Господне ") билгеләп үтә. Бу көнне изге су алу һәм, бәкедә коенып, гөнаһларны юу кабул ителгән. Бүген дә дистәләгән зәйлеләр башта Изге Троица чиркәвендә булдылар, аннары изгеләндерелгән «Изге чишмә» гә юнәлделәр. Православие йоласын башкару өчен өчен махсус билгеләнгән урынга район башлыгы Разиф Кәримовта килде. Ул зәйлеләрне бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, туган район һәм республика иминлеге өчен хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы икътисади советының беренче утырышы узды. «Челтәр компания» ААҖ эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнары белән Совет әгъзаларын директор О. А. Лукин таныштырды. Зәй районы электр челтәрләре, «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалының Түбән Кама электр челтәрләре структур бүлекчәсе булып тора. Оешмада 80 кеше эшли, шуларның 26сы – инженер-техник хезмәткәрләр. Структур бүлекчәнең беренче чираттагы бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Зәй муниципаль районы кулланучыларын ышанычлы, сыйфатлы һәм өзлексез электр белән тәэмин итү, Зәй муниципаль районының һәм тулаем Татарстан Республикасының динамик социаль-икътисадый үсеше максатларында, предприятиеләр һәм оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, Зәй муниципаль районы кулланучыларына электроэнергияне тапшыру һәм бүлү, яңа кулланучыларны тоташтыру өчен шартлар тудыру. Докладчы чыгышыннан соң, икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Район башлыгы Разиф Кәримов район электр челтәрләре директорына эшләрендә уңышлар теләде һәм шәһәр һәм район халкы файдасына план нигезендә эш алып барырга чакырды.