16-20 гыйнвар көннәрендә "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә 2001-2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында, Татарстан Республикасы укучыларының XII спартакиадасы исәбенә, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 24 шәһәреннән һәм районыннан 135 гә якын чаңгычы катнашты. Ярышларның беренче көнендә, ирекле стиль белән 10 км. га ярышларда Зөбәерова Дарья 2 урынны яулады. (тренеры Зорин А. Н.). Ярышларның икенче көнендә, классик стиль белән 1,25 км дистанциягә ярышларда Зөбәерова Дарья 2 урынны, Вәлиуллина Алинә 4нче урынны яулады. (тренерлары Насибуллина С. Г.) Ярышларның соңгы көнендә кызлар һәм егетләр классик стиль белән 5 һәм10 км дистанциядә көч сынаштылар. Кызлар арасында Зөбәерова Дарья 5 урынны яулады, Вәлиуллина Алинә 6 урынны яулады. Егетләр арасында 10 км. дистанциягә ярышларда Мурашов Алексей 5 нче урынны алды (тренеры Габидуллин Р. М.). Ярышларның өч көне нәтиҗәләре буенча, Зәй шәһәре җыелма командасы 1107 очко белән шәһәрләр арасында гомумкоманда зачетында икенче урынга лаек булды. 1 нче урынны 1983 очко җыеп Казан шәһәре командасы, 3 нче урынны Чаллы шәһәре командасы алды. Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча укучылар арасында XII Спартакиада зачетына керүче шәһәрләр һәм авыл районнары арасында 1 нче урынны Казан шәһәре командасы 1983 очко, 2 нче урынны Зәй районы командасы 1107 очко һәм 3 нче урынны 919 очко җыйган Сарман районы командасы алды.