Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасының атказанган табибы Р.Х. Гомәрова Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Рәхимә Хәмзә кызы Гомәрова гомере буена яраткан эшенә тугрылыклы булып калды. Аның хезмәт стажы 45 ел. 1973 елда Рәхимә Хәмзә кызы С. В. Курашов исемендәге Казан медицина институтының "Стоматология” белгечлеге буенча факультетын тәмамлый һәм Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә табиб-стоматолог булып эшли башлый. 1974 елдан алып бүгенге көнгә кадәр аның хезмәт юлы Зәй районы белән бәйле. 7 ел дәвамында ул Зәй үзәк район хастаханәсенең табиб-стоматологы булып эшләде. 1981 елдан 37 ел дәвамында ул хастаханәнең стоматология бүлеген җитәкли, яшь белгечләр өчен тәҗрибәле җитәкче булып тора. Рәхимә Хәмзә кызы-югары квалификацияле табиб-стоматолог, искиткеч оештыру сәләтенә ия, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә дә таләпчән. "Табиб булырга өйрәнү-ул кеше булырга өйрәнү дигән сүз. Чын табиб өчен медицина - һөнәрдән күбрәк-ул яшәү рәвеше», - дип әйтә Рәхимә Хәмзә кызы Гомәрова. Ул үзенең хезмәт юлында Татарстан Республикасының күп кенә дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде: «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе (1991 ел), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары (1994,2009 ел.). 1998 елда республика сәламәтлек саклавына керткән өлеше өчен, ул Татарстан Республикасының атказанган табибы дип танылды. Бүген аппарат киңәшмәсендә, 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Рәхимә Хәмзә кызы Гомәрованы муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов котлады һәм сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, аңа Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
«Яшь гитарачылар-геройларның гаиләләрендә: йөрәкләрне кузгаткан очрашу»
19 май көнне Зәйдә күңелне нечкәртүче һәм тирән әһәмиятле чара узды: Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре яшь гитарачылар белән бергә махсус хәрби операция зонасында якыннарын югалткан гаиләләрдә булдылар.
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз