Зәйдә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
2019 елның 21 гыйнварында Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Районның террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча мәгълүмати-пропаганда төркеме төзүнең кирәклеген һәм актуальлеген Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Зәй шәһәрендәге бүлеге башлыгы Р. Р. Гарифуллин җиткерде. Террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Т. В. Токмакова утырышта катнашучыларны һәм чакырылган кешеләрне төркемнең максатлары һәм бурычлары белән таныштырды. Комиссия төркем төзү турында карар кабул итте һәм аның персональ составы расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International