Зәйдә быел беренче ярминкә узды. Яңа ел каникулларыннан соң, зәйлеләр яратып өлгергән "Энергетик» мәдәният йорты каршында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү эше, яңадан башланып китте. Бүген дә җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчә һәм җиләк – җимеш, ит, балык, сөт һәм казылык әйберләре, эшмәкәрләрдән товарлар җитәрлек күләмдә тәкъдим ителде. Сәүдә иртәнге сәгать 7дән башланды. Сәүдә рәтләрен район башлыгы Разиф Кәримов та карады, ул шәһәр халкына тәкъдим ителә торган продукциянең сыйфатын һәм аның бай ассортиментын да билгеләп үтте.