Район башлыгы Разиф Кәримов икътисадый советның чираттагы утырышын үткәрде

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

 Хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы икътисади советының беренче утырышы узды. «Челтәр компания» ААҖ эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнары белән Совет әгъзаларын директор О. А. Лукин таныштырды. Зәй районы электр челтәрләре, «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалының Түбән Кама электр челтәрләре структур бүлекчәсе булып тора. Оешмада 80 кеше эшли, шуларның 26сы – инженер-техник хезмәткәрләр. Структур бүлекчәнең беренче чираттагы бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Зәй муниципаль районы кулланучыларын ышанычлы, сыйфатлы һәм өзлексез электр белән тәэмин итү, Зәй муниципаль районының һәм тулаем Татарстан Республикасының динамик социаль-икътисадый үсеше максатларында, предприятиеләр һәм оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, Зәй муниципаль районы кулланучыларына электроэнергияне тапшыру һәм бүлү, яңа кулланучыларны тоташтыру өчен шартлар тудыру. Докладчы чыгышыннан соң, икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Район башлыгы Разиф Кәримов район электр челтәрләре директорына эшләрендә уңышлар теләде һәм шәһәр һәм район халкы файдасына план нигезендә эш алып барырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International