2019 елның 29 гыйнварында хакимиятнең киңәшмәләр бүлмәсендә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхсән кабул итте. Анда җирле бүлек сәркатибе, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Кабул итү барышында гражданнар инвалидка матди ярдәм күрсәтү, салымнар амнистиясе буенча мөрәҗәгать иттеләр, Кармалка микрорайоны территориясендәге урман фонды җирләрен, Зәй шәһәре чикләренә күчерү сораулары буенча мөрәҗәгать иттеләр. Тулаем алганда, кабул итү уңай атмосфера да узды. Кабул итү вакытында бирелгән барлык сораулар, тәкъдимнәр һәм үтенечләр контрольгә алынды һәм аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар һәм карарлар кабул ителәчәк.
28 гыйнварда Зәй муниципаль районында Идел буе федераль округының Сәламәтлек десанты үз эшен башлап җибәрде.7 көн дәвамында студент-медиклар районның авыл җирлекләрендә эшлиләр, алар тарафыннан халыкка адреслы медицина ярдәме күрсәтеләчәк, гигиеник белем һәм тәрбия биреләчәк, табибка кадәр карау уздырылачак, ә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сәламәтлек дәресләре үткәреләчәк. Сәламәтлек десанты авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтәчәк. Акциядә Идел буе федераль округының 7 төбәгеннән: Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Удмуртия һәм Татарстан Республикасыннан «Россия студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының студентлар медицина отрядлары, ординаторлар һәм сугышчылары катнашты.
“Укытучы” сүзе- иң изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укчыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана. Бүгенге мәкаләбез Зәй шәһәре беренче мәктәп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәдиева Сәрия Муллаян кызы турында. Ул Зәй районы Кәдек авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Аны яхшы билгеләр белән 1989 нчы елда тәмамлый. Менә шул көннән бүгенгә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шушы 29 ел эчендә биш сыйныф укучыларын тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан тәрбияче дә ул. Мәктәп ул тормыштагы булган барлык үзгәрешләрне тоеп, янып яши торган урын. Нинди генә вакытлар булса да, үз һөнәренә тугры калган педагог. Һәрвакыт укучылар арасында булганга, аның күңеле күтәренке һәм яшь була. Сәрия Муллаяновна укучыларның белемен, укыту сыйфатын күтәрү өстендә эшләп кенә калмый, ә интеллектуаль үсешен кайгыртып, укучылар белән төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, республика күләмендә призлы урыннар ала. 2017-2018 нче уку елында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында Сәрия Муллаяновнаның 9 нчы сыйныф укучысы призерга лаек булды. Үзе дә профессиональ педагогик осталыгын үстерүдә бик уңышлы чыгышлар ясый. Быелгы уку елында “Татар теле укытучысы” профессиональ конкурста катнашып, икенче урын алуга иреште һәм диплом белән бүләкләнде. Күпьеллык тырышлыгы нәтиҗәсендә, 2016 нчы елда республика күләмендә уздырылган "Укытучы-мастер "грантын алу өчен конкурста җиңүче булды. 27 нче гыйнвар көнне Сәрия Муллаяновнага 55 яшь тулды. Шул уңайдан, “Укытучы” дигән зур исемгә лаек булган коллегабызны олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәрия Муллаяновна! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә һәм алга таба да исән- сау эшләргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч булсын. Иҗади уңышлар сезгә!
"Энергетик" мәдәният йортында "Тату гаилә" балалар бакчасы коллективы "Театр дөньясында" шәһәр театр фестивале кысаларында чыгыш ясады. Программаның гомуми композицион төзелеше «Алтын ачкыч» әкияте буенча төзелгән иде. Театрның төрле төрләре тәкъдим ителде. Коллектив үзенең иҗади потенциалын, артистизм һәм актерлык осталыгын күрсәтте, тамашачылар да зур канәгатьлек алдылар. Көчле алкышлар моның дәлиле булып торды. Әлеге чара театр сәнгатен популярлаштыруга һәм халыкны иҗатка һәм мәдәнияткә җәлеп итүгә ярдәм итә, фестивальдә катнашучыларның иҗади потенциалын ача.
25-27 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр командалары арасында "Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының зона этабы булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Яшьлек» командасы 3 урынны яулады.