"Энергетик" мәдәният йортында “Тату гаилә" балалар бакчасы коллективы чыгышы булды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
"Энергетик" мәдәният йортында "Тату гаилә" балалар бакчасы коллективы "Театр дөньясында" шәһәр театр фестивале кысаларында чыгыш ясады. Программаның гомуми композицион төзелеше «Алтын ачкыч» әкияте буенча төзелгән иде. Театрның төрле төрләре тәкъдим ителде. Коллектив үзенең иҗади потенциалын, артистизм һәм актерлык осталыгын күрсәтте, тамашачылар да зур канәгатьлек алдылар. Көчле алкышлар моның дәлиле булып торды. Әлеге чара театр сәнгатен популярлаштыруга һәм халыкны иҗатка һәм мәдәнияткә җәлеп итүгә ярдәм итә, фестивальдә катнашучыларның иҗади потенциалын ача.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International