"Сәламәтлек комбинаты" хезмәткәрләре җыелышы узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
29 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов катнашында "Сәламәтлек комбинаты" муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләренең җыелышы узды. Анда "Сәламәтлек комбинаты" МУП директоры Р.Р. Сабирова чыгыш ясады. Ул 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2019 елга куелган планнар белән таныштырды. Аннары район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов чыгышы булды. Ул исә үз чиратында комбинат хезмәткәрләрен 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлары белән таныштырды һәм очрашуга йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International