Зәй почтамты хезмәт коллективы җыелышы узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Зәй почтамтының актлар залында муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев катнашында «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - Зәй почтамты хезмәт коллективы җыелышы узды. Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев таныштырды. Зәй почтамтының 2018 елгы хуҗалык-икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында Зәй почтамтының структур бүлекчәсе башлыгы П. В. Тимаськов сөйләде. Җыелышта шулай ук коллективның профсоюз комитетының эш нәтиҗәләре турында да сөйләшү булды. Шулай ук «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - Зәй почтамтының 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга эш планнары турында директор урынбасары Н.Г. Албутова чыгыш ясады. Очрашу вакытында почта элемтәсе өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен элемтә операторы Арсланова Л. Р., коммерцияле участокның кладовщигы Иванов Р. Н., Зәй хат ташучысы Байрашева О. П., контроль һәм исәп төркеме җитәкчесе Чернышева Е. В.лар муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Сарман почтасы эшкәртү һәм ташу цехы башлыгы Фәрхетдинова Ф. М. һәм Яңа Спасс почта бүлеге башлыгы Танчук Н. В. Зәй почтамты җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты алдылар. Зәй почтамты Зәй һәм Сарман районнарының барлык торак пунктларына хезмәт күрсәтә. Предприятиедә барлыгы 276 хезмәткәр эшли. Предприятиенең төп бурычы - «Россия почтасы»тарафыннан халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең бөтен спектрын сыйфатлы күрсәтү. Ә алар исә 80нән артык. Почта бүлекләре аша пенсияләр һәм пособиеләр, шулай ук басма материаллар һәм язма корреспонденция китерелә. Басма корреспонденция газеталар чыккан көнне матбугаттан китерелә. Почта бүлекчәләрендә коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләрен, банк кредитын түләп була, страховка рәсмиләштерергә, лотерея, тимер юл билетларын, шулай ук халык куллану товарларын да сатып алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International