Юбилярны котлыйлар!

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

“Укытучы” сүзе- иң изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укчыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана. Бүгенге мәкаләбез Зәй шәһәре беренче мәктәп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәдиева Сәрия Муллаян кызы турында. Ул Зәй районы Кәдек авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Аны яхшы билгеләр белән 1989 нчы елда тәмамлый. Менә шул көннән бүгенгә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шушы 29 ел эчендә биш сыйныф укучыларын тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан тәрбияче дә ул. Мәктәп ул тормыштагы булган барлык үзгәрешләрне тоеп, янып яши торган урын. Нинди генә вакытлар булса да, үз һөнәренә тугры калган педагог. Һәрвакыт укучылар арасында булганга, аның күңеле күтәренке һәм яшь була. Сәрия Муллаяновна укучыларның белемен, укыту сыйфатын күтәрү өстендә эшләп кенә калмый, ә интеллектуаль үсешен кайгыртып, укучылар белән төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, республика күләмендә призлы урыннар ала. 2017-2018 нче уку елында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында Сәрия Муллаяновнаның 9 нчы сыйныф укучысы призерга лаек булды. Үзе дә профессиональ педагогик осталыгын үстерүдә бик уңышлы чыгышлар ясый. Быелгы уку елында “Татар теле укытучысы” профессиональ конкурста катнашып, икенче урын алуга иреште һәм диплом белән бүләкләнде. Күпьеллык тырышлыгы нәтиҗәсендә, 2016 нчы елда республика күләмендә уздырылган "Укытучы-мастер "грантын алу өчен конкурста җиңүче булды. 27 нче гыйнвар көнне Сәрия Муллаяновнага 55 яшь тулды. Шул уңайдан, “Укытучы” дигән зур исемгә лаек булган коллегабызны олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәрия Муллаяновна! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә һәм алга таба да исән- сау эшләргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч булсын. Иҗади уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International