Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы дәүләт структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге, Бөтендөнья татар конгрессының милли шурасы рәисе катнашында конгрессның күчмә утырышы уза. Анда Чаллы шәһәре, Мөслим, Актаныш,Түбән Кама, Әгерҗе, Сарман, Зәй, Минзәлә, Алабуга, Менделеевск, Тукай районнарыннан делегацияләр катнаша. Утырышта татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча фикер алышу планлаштырыла. Безнең районнан анда җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Әминә Биккинина җитәкчелегендәге делегация катнаша. Күчмә утырышның пленар өлеше Чаллының 41 нче мәктәбендә үтә. Анннан кунаклар 2, 29 нчы гимназияләр һәм 82, 111нче балалар бакчалары эшчәнлеге белән якыннан танышачаклар.
2019 елның 26 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.Татарстан Республикасы буенча:Аязучан болытлы һава.Урыны белән кар явачак.Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан.Төнлә һаваның минималь температурасы -20..-25, аязган вакытта -30; көндез максималь һава температурасы -15..-20.Юлларда бозлавык.Сак булыгыз!