Зәй көрәшчеләре Фәрит Корбанов истәлегенә 60 ел тулуга багышланган яшүсмерләр арасында көрәш буенча II Республика турнирында җиңү яулады

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
26 гыйнварда Азнакай шәһәрендә, танылган көрәшче һәм судья Фәрит Камил улы Корбанов истәлегенә 60 яшь тулу уңаеннан, егетләр арасында көрәш буенча II Республика турниры узды. Ярышларда 18 район һәм шәһәрдән 300 гә якын спортчы катнашты. Тренер-укытучы А. Р. Минһаҗев җитәкчелегендә «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән, 75 кг. нан артык авырлык категориясендә Сәхәбиев Альберт һәм 32 кг. үлчәү авырлыгында Ибраһимов Җәлил алтын медаль яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International