ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
10 февраль көнне Биектауда тимераякта фигуралы шуу буенча, Грация Кубогына ярышлар узды. Анда "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. «Новичок» программасы буенча чыгыш ясаучы 2013 елгы Диана Никифорова 14 катнашучы арасында 1 нче урынны,"Яшь фигурист" программасы буенча чыгыш ясаучы Софья Эканем 6 катнашучы арасында шулай ук 1 нче урынны алды (Тренерлары Д.А.Эканем)

9 февральдә Зәй муниципаль районында авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек-2019» спартакиадасы старт алды. «Энергия» стадионының шахмат клубында шашка буенча беренчелек узды, анда Зәй районының 22 авыл җирлеге командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Бутакова Г. – 1 урын, Струнова Г. – 2 урын, Сираҗетдинова Г. – 3 урын; ир - атлар арасында Рәкыйпов Газим – 1 урын, Нургалин Фәнил – 2 урын, Гайнетдинов Әмир -3 урынны алды. Команда нәтиҗәләре: 1 урын – Аксар, 2 урын – Чыбыклы, 3 урын – Төги авыл җирлеге булды.

8 февраль көнне "Энергетик» мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурс республика социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә таныту, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла. Зона турында сигез районнан 54 дәгъвачы катнашты: алар арасында Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Зәй районнары бар иде. Барлык катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Владимирович Чапков сәламләде һәм котлады. «Хатын - кыз-ана» номинациясендә Клушева Шәмсия Лотфулла кызы,"Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә Попова Валентина Васильевна, «Хатын-кыз-лидер «номинациясендә» Федина Наталья Ивановна,«Өченче буын герое» номинациясендә Әгъзамова Фәния Хәйдәр кызы, «Хатын – кыз-ел үрнәге» номинациясендә Салихова Регина Равил кызы, «Ир – ат-мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә Аладышкин Ростислав Сергеевич зона турының җиңүчеләре булды.
8 нче февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми хисап җыелышы узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар Министрлык бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар җәмгыятьләре җитештергән продукция күргәзмәсен карадылар, биредә җтөрле ит продукциясе, казылыклар, камыр ризыклары, татлы әйберләр, сәламәтлек өчен файдалы чәй үләннәре бар иде. Җыелышны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты һәм нотык өчен сүзне Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттаховка бирде. Ул 2018 елгы эшкә йомгаклар һәм 2019 елга бурычлар турында сөйләде. Нотыктан күренгәнчә, 2018 елда Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре системасында товар әйләнеше күләме бер млрд 76 млн сум булган, бу 2017 елга караганда 9%ка күбрәк, шул ук вакытта кулланучылар кооперативларының үз продукциясе күләме 85 процент тәшкил итә. «Татарстан Хөкүмәте соңгы елларда кулланучылар кооперациясенә төрле статьялар буенча 700 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтте. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Татпотребсоюз эшчәнлегенең 2018 елдагы гомуми күләме 25 миллиард 252 миллион сум булды (2017 елга карата 110%). Эшчәнлектә үсеш һәм тотрыклылыкны Алексеевск, Буа районнары кулланучылар җәмгыятьләре, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте һәм оешмалар тәэмин итте», – дип билгеләп үтте нотыкчы. Районда кулланучылар кооперациясенең үсеше һәм эш тәҗрибәсе турында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сөйләде. Кайбыч районыннан Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенең эш тәҗрибәсе турында Салават Халиков чыгыш ясады. Россия Федерациясе Үзәк берлегенең төбәкләр белән эшләү Начальник идарәсе башлыгы, Татарстанда дәүләт һәм кооперациянең үзара хезмәттәшлеге буенча уникаль вәзгыять урнашкан, дип билгеләп үтте һәм Россиянең башка субъектларында да республиканың уңай тәҗрибәсен кулланырлар, дип ышаныч белдерде. Җыелыш азагында Марат Әхмәтов Татарстан кулланучылар берлегенең 2018 елгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Татарстанда кулланучылар кооперациясенә ихтыяҗ кимеми, ул елдан-ел арта гына бара. Без республика һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарыннан да мәхрүм түгел, чөнки аның кулланучылар кооперацисе эшендә үз тәҗрибәсе бар һәм андагы проблемаларны тирәннән аңлый. Әмма без гел ярдәм көтеп кенә ятарга тиеш түгел. Үзара җаваплылык бик мөһим. Яңа, заманча алымнар эзләп табарга һәм башка төбәкләрнең аерым уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнергә кирәк»

9
февраль, 2019 ел
шимбә
9 февраль көнне Зәй муниципаль районында "Татарстан чаңгы юлы – 2019" республика массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында спорт акциясе узды. Спорт акциясе Яңа шәһәрнең урман массивында, шәһәрнең ике микрорайонында: Мирный бистәсендә, Зәйдә-2 һәм Зәй муниципаль районының 22 авыл җирлегендә узды. Аны ачу тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов катнашты. Спорт акциясенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ветераннар һәм чаңгы спортын яратучылар җыелган иде. Бу көнне стартка барлыгы 5850 кеше чыкты. Ярышта катнашучылар Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе МКУ Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. «Иң яшь» һәм «иң өлкән яшьтәге» спорт акциясендә катнашучыларга бүләкләрдә тапшырылды.

8
февраль, 2019 ел
җомга
2019 елның 8 февралендә Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсендә 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге юридик бүлеге башлыгы Эльвира Хәмидуллина, Россия Пенсия фонды идарәсе белән хезмәттәшлек итүче ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә доклад белән идарә башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова чыгыш ясады. Ул Пенсия фонды идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2019 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Идарәдә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасын үстерү турында пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге башлыгы Резедә Улитина чыгыш ясады. Аннан соң пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Мария Боровинских сөйләде. Җыелыш ахырында Эльвира Альберт кызы Пенсия фонды коллективына һәм чакырылган кешеләргә 2019 елга Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең өстенлекле бурычлары һәм проектлары турында мәгълүмат җиткерде. Ул идарәнең 2 хезмәткәренә Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе, идарә башлыгы урынбасары Лилия Камалюковага идарә рәисе Антон Дроздовның Рәхмәт хатын тапшырды. Район башлыгы исеменнән ике хезмәткәргә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев Мактау грамоталары тапшырды һәм пенсия фондының районның тотрыклы үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы, намуслы мөнәсәбәткә югары бәя бирде.
Бүген Казан шәһәренең игенчеләр сараенда Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы уза. Җыелышта кулланучылар җәмгыятьләренең һәм кооперативларыннан 88 делегат, шулай ук министрлыкларның, ведомстволарның, партнер компанияләрнең 70кә якын вәкиле, Казан кооператив институты укытучылары һәм студентлары һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре видеоконференцэлемтә режимында катнашалар. Чара башланыр алдыннан кунаклар һәм делегатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар җәмгыятьләре продукциясе күргәзмәләрен карадылар. Җыелышның пленар өлешен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов ачты. Анда 2018 елда Кулланучылар кооперациясе оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде, 2018 елда ревизия комиссиясе эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлары каралды һәм Кайбыч районы кулланучылар кооперациясенең эш тәҗрибәсе һәм үстерү перспективалары турында докладлар тыңланды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов үз чиратында Зәй муниципаль районында кулланучылар кооперациясенең эш тәртибе һәм аны үстерү перспективалары белән уртаклашты. Җитештерүдәге прогрессив технологияләрне үзләштерү хисабына, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе системасының җәмәгать туклануында җитештерелә торган продукциянең ассортиментны киңәйтү һәм сыйфатын арттыруы өчен, А. А. Шалафаев җитәкчелегендәге «Зәй икмәге» җәмгыяте коллективына, Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе дипломы тапшырылды.
2019 нче елның 8 нче мартында шәһәрдә “Май чабу” бәйрәме үткәрелү сәбәпле Энергетиклар, Лобачевский, Крупская урамнарында һәм Җиңү бульварында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

5-13 февральдә " Ялта-Зәй «спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы спорты буенча Бөтендөнья кышкы Универсиадасына  сайлап алу ярышлары уза. Ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән 200дән артык катнашучы катнаша. 5 февральдә ярышларны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Валерьевна Вяльбе, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Шәйхнурович Галиев, спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Галина Андреевна Шлыкова катнашты. Ярышларның беренче көненең  бүләкләү тантанасында ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиев катнашты. 12 февральдә Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Красноярскида узачак Бөтендөнья кышкы Универсиадага озату тантанасы узачак.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 13-15 февральдә Идел буе агросәнәгать комплексының форумы һәм «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе булачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 320 оешмасы һәм предприятиеләре агросәнәгать комплексларыннан 3000нән артык вәкил катнаша. Чараларның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийлары арасында төбәкара элемтәләрне ныгыту, җайланмалар, товарлар җитештерүчеләр һәм кайтаручылар, хезмәтләр күрсәтүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне туплау. Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләре күрсәтелә: авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары һәм ашламалар, продукцияне эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау җайланмалары һәм башкалар. Килүчеләргә Идел буе төбәкләренең фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы натураль әйберләр сатып алу мөмкинлеге булачак.Агросәнәгать форумы киң эшлекле программага корылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясен уздыру, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр үткәрү, игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар оештыру күздә тотыла. Уздыру урыны – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 йорт (Халыкара аэропорт). Килүчеләр өчен күргәзмәгә керү ирекле (түләүсез).Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/itogovaya-kollegiya.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International