ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Генераль прокурорының 2017 елның 3 мартындагы 139/7р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында эшмәкәрләрне кабул итү көннәре үткәрелә. Бөтенроссия эшкуарлар кабул итү көне прокуратура органнары тарафыннан һәр айның беренче сишәмбесендә эш вакытында үткәрелә. Зәй шәһәрендә эшкуарларны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатьләрен кабул итү урыны-Зәй шәһәре прокуратурасы бинасы, Чапаев урамы, 3 йорт адресы буенча урнашкан.Эшмәкәрләрне кабул итү графигы түбәндәге тәртиптә булачак:  05.03.2019, 02.04.2019, 07.05.2019, 04.06.2019, 02.07.2019, 06.08.2019, 03.09.2019, 01.10.2019, 05.11.2019, 03.12.2019.

Зәй предприятие һәм оешмаларында пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләр белән очрашулар дәвам итә. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территория комиссиясе әгъзалары “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте филиалы – Зәй ГРЭСында булды. Искәртик, комиссия составына мәшгульлек хезмәте һәм район Башкарма комитеты белгечләре керә. Бүген Зәй ГРЭСында пенсия яшенә җитүче тугыз дистәгә якын хезмәткәр исәпләнә. Аларның күбесе очрашуда катнашты. Халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева предприятие хезмәткәрләренә аларның хезмәт хокуклары турында сөйләде, якларның җаваплылыклары турында искәртте. Гражданинның пенсия яшенә җитеп килүе аңа хезмәт хокуклары һәм ирегендә чикләүләр куюга сәбәп була алмавына аерым басым ясалды. Шулай ук Ольга Лаптева әлеге категория гражданнарны сәбәпсез эштән куйган өчен хезмәт бирүчеләргә карата җаваплылык көчәйтелүе хакында ассызыклады. Моннан тыш, очрашу барышында мәшгульлек хезмәте белгечләре пенсия яшенә җитеп килүче эшсез гражданнар өчен күрсәтелүче хезмәтләр турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.

7 февраль көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында, районда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона турын үткәрү буенча киңәшмә үтте. Республика конкурсының сайлап алу туры 8 февральдә "Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Зәйгә Татарстан Республикасының 8 районыннан катнашучылар килүе көтелә. Безнең район данын «Хатын - кыз-бизнес - леди» номинациясендә Ирина Александровна Токмашева, «Ир-ат - лидер» номинациясендә Ростислав Сергеевич Аладышкин, «Хатын-кыз - ел үрнәге» номинациясендә Регина Равил кызы Салихова, «Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә Әминә Сабирҗан кызы Зарипова, «Минем язмышым-минем һөнәрем» номинациясендә-Валентина Васильевна Попова, «Өченче яшь герое» номинациясендә Фәния Хәйдәр кызы Әгъзамова, «Хатын - кыз-ана» номинациясендә Шәмсия Лотфулла кызы Клушева яклаячак.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов «Татарстан чаңгы юлы – 2019» республика массакүләм ярышлары кысаларында, Зәй муниципаль районында спорт акциясен оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә спорт акцияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзалары катнашты. Анда катнашучылар, чараны үткәрү программасын, акциядә катнашучыларның куркынычсызлыгын тэмин итү мәсьәләләрен карадылар. "Татарстан чаңгы юлы-2019" ярышлары, 9 февральдә Яңа шәһәрнең урман массивында, авыл халкы һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен, җирлекләр территорияләрендә узачак. Ярышларда сәламәтлекләре чикле булмаган, төрле яшьтәге кешеләргә катнашу рөхсәт ителә.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

6 февральдә Зәйдә шәхси сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов гражданнарны кабул итте. Шәһәр һәм район халкы депутатка транспорт чыгымнарын түләү, ятим балаларга торак бирү, шулай ук шәхси милеккә һәм һәм торак- коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Район халкыннан яңгыраган барлык сораулар һәм тәкъдимнәр контрольгә алынды һәм аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар һәм карарлар кабул ителәчәк.

Бүген Зәй муниципаль районы Советының ел нәтиҗәләре буенча үткән утырышында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ башкарма директоры Фәрдиев Рифкать Мидхәт улы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде, “Зәй үзәк район хастаханәсе” баш табибы Әмиров Рим Риф улына «Татарстан Республикасының Атказанган табибы», «Зәй кооператив сәүдәсе» кулланучылар җәмгыяте сатучысы Нәбиуллина Алсу Раиф кызына «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исемнәре бирелде. Кадер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Барсукова Людмила Николаевна һәм 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе физика укытучысы Куров Виктор Ивановичка, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында, Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Разиф Кәримов озатуында узган елның декабрендә ачылган яңа агросәнәгать паркында булды.
5 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында эшче һөнәрләр елы кысаларында " Нәрсә? Кайда? Кайчан? «Безнең төбәк һөнәре» темасына чара узды. Аның максаты: балалар һәм яшүсмерләрнең һөнәрләр дөньясы турындагы белемнәрен киңәйтү, булачак һөнәр сайлауга уңай караш булдыру, уенда коллективизм хисе тәрбияләү иде. Интеллектуаль уенның алып баручысы катнашучыларны аның кагыйдәләре белән таныштырды, капитаннарга һәм ике команда белгечләренә сораулар бирде. Аннары командалар вәкилләре чиратлап, ак конверттан һәм «кара тартмадан» һөнәрләр тарихы, хезмәт кораллары, танылган кешеләр турында булган сорауларны сайлап алдылар. Әлеге интеллектуаль уенда һәр катнашучы үзенең акылын, тапкырлыгын, фикерләү логикасын һәм бердәм команда да эшли белүләрен күрсәтте. Барлыгы 14 кеше катнашты.
5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексының һәм азык-төлек комитетыеың һәм Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контроль комиссиясенең утрак утырышы узды. Депутатлар «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының 2018 елда гамәлгә ашырылуын карадылар. Комитет әгъзалары шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илебез территориясендә азып киткән борщевик чыганакларын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү зарурлыгы мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка юлланган мөрәҗәгатьне дә карадылар. дәүләт программасын узган елда гамәлгә ашыру йомгаклары турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. 2018 елда дәүләт програмасы чараларын гамәлгә ашыруга 20340,6 млн рублей,сум акча тотылган, шул исәптән 7334,5 млн сум - федераль бюджеттан. Кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 2 млрд сумнан артык булган. Халыктан авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алуны арттыру өчен республикада продукция сату, әзерләү һәм эшкәртү буенча 200дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелгән. «Халык терлекләр санын саклап кала алсын өчен узган ел март аеннан субсидияләр бирелә башлады. Бу сөткә бәяләр төшүне дә компенсацияли алды. Быел бу чара сакланып калды. Шул көннәрдә авыл җирлекләреннән исемлекләр җыячакбыз. Республика бюджетында моның өчен 391 млн сум каралган», – диде нотыкчы. Хәбипов сүзләренә караганда, бер сыер асраучыга 2 мең сум компенсация бирелә, ике сыер өчен – 3 мең сум һәркайсына, өч һәм аннан күбрәк сыер өчен – һәр сыерга 4әр мең сум. «Без узган ел халык ала алмый калган керемнәрне аларга кайтара алдык. Ел башына сөт бәясе 13 сумнан 18 сумга кадәр тәшкил итте. ел азагына күпчелек районнарда ул 17-18 сумга җитте. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, өстәлгән бәяләрне (НДСны) исәпкә алып, бәяләр 19 сумнан 24 сумга кадәр җитте. Кайбер предприятиеләр, продукция сыйфатына һәм күләменә карап, сөтне литрын 28 сумнан да саталар», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары. «Узган ел җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды, ул Ростов һәм Белгород өлкәләреннән генә әзрозк калышты, - диде Хәбипов. – Акчалата табыш 100,8 млрд сум булды. Авыл хуҗалыгы тармагының табышлылыгы – 9,5%, субсидияләрне исәпкә алып. Бу күрсәткеч 15 һәм 17% булган еллар да бар иде, әлбәттә. Әмма электр энергиясенә һәм запас частьләргә ел саен үсә торган бәяләр, салымнарның артуы табышлылыкны киметтеләр», – дип сөйләде Ришат Хәбипов. Утырышта шулай ук авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча май указларының үтәлеше, лейкозны бетерү мәсьәләләрен карадылар. Фикер алышуда Вадим Махеев, Рафаэль Юнысов, Елена Минакова һәм башкалар катнашты. Утырышта Комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе территориясендә азып киткән борщевик чыганакларын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү зарурлыгы мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка юлланган мөрәҗәгатьне дә хупладылар. По данным ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУ белешмәләре буенча, 2017 елда илдә мондый үсемлек белән 51 мең га җир чүпләнгән, 2018 елда мондый мәйдан 80 мең гектарга җиткән. Татарстанда 2017 елда борщевик 109 гектар мәйданда үскән, 2018 году – 536 гектарда.
5 февраль көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда мини-футбол буенча ярыш булып узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте, алар әйләнә-тирәдә барган хәлләрне сизми дә калдылар. Барысы да көндәшенә гол кертергә тырышты. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. Балалар җиңү яулау өчен физик яктан көчле, шул ук вакытта максатка омтылучан, ихтыяр көченә ия, оешкан һәм җыелган, җитез һәм тапкыр булырга кирәклеген аңладылар. Әлеге чарада 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International