Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсендә ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 8 феврале, җомга
2019 елның 8 февралендә Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсендә 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге юридик бүлеге башлыгы Эльвира Хәмидуллина, Россия Пенсия фонды идарәсе белән хезмәттәшлек итүче ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә доклад белән идарә башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова чыгыш ясады. Ул Пенсия фонды идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2019 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Идарәдә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасын үстерү турында пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге башлыгы Резедә Улитина чыгыш ясады. Аннан соң пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Мария Боровинских сөйләде. Җыелыш ахырында Эльвира Альберт кызы Пенсия фонды коллективына һәм чакырылган кешеләргә 2019 елга Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең өстенлекле бурычлары һәм проектлары турында мәгълүмат җиткерде. Ул идарәнең 2 хезмәткәренә Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе, идарә башлыгы урынбасары Лилия Камалюковага идарә рәисе Антон Дроздовның Рәхмәт хатын тапшырды. Район башлыгы исеменнән ике хезмәткәргә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев Мактау грамоталары тапшырды һәм пенсия фондының районның тотрыклы үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы, намуслы мөнәсәбәткә югары бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International