Бүген Яңа Спас авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Пленар өлеш башланганчыга кадәр анда катнашучылар Иске Бүсрәк авылында үзара салым акчасына төзекләндерелгән «Мәктәп» чишмәсен, терлекчелек белән шөгыльләнүче Н.А.Каштановның мини-фермасын карадылар. Яңа Бүсрәк авылы зираты, терлекчелек белән шөгыльләнүче А. В. Игошинның КФХсы һәм мәктәптә булдылар. Утырышның пленар өлеше авыл клубында узды. Семинарда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Яңа Спас авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының эше, үзара салым буенча акча җыю һәм 2019 елга планлаштырылган эшләр турында, районның авыл җирлекләрендә социаль эш турында, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү чаралары турында, авыл җирлекләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм эре мөгезле терлекләр буенча хисаплар, авыл җирлекләре буенча чагыштыру актлары һәм цифрлы телевидениегә күчү турында мәгълүматлар тыңланды. Семинарга йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибе буенча каралган мәсьәләләрне, аерым алганда, кышкы чорда торак пунктларны тәртиптә тоту буенча эшне активлаштырырга чакырды. Авыл җирлекләре башлыклары алдына тагын бер кат шәхси ярдәмче хуҗалыклар, мини –фермалар һәм эре мөгезле терлекләр санын арттыру бурычы куелды.
12 февраль көнне район башлыгы Р.Г. Кәримов, "Агрокөч " АҖ белгечләре, сөт-товар җитештерү комплекслары җитәкчеләре һәм зооветеренария хезмәткәрләре авыл хуҗалыкларында булдылар. Анда катнашучылар терлекләрне кышлату эшләрен, терлекчелек өлкәсендә технологик процессларның үтәлешен карадылар. Хужалыкларны карау график нигезендә «Нива» ҖЧҖ сөт комплексыннан башланды. Аннары алар “Игенче” бүлекчәсенең “Дүрт-Мунча", «Тукай» бүлекчәсенең "Куш-Елга", "Ялкын" бүлекчәсенең "Әхмәт” һәм “Бура-Киртә”, “Нур” бүлекчәсенең “Аксар”, "Шепкә" сөт-товарчылык фермаларын һәм "Таң" сөт- товар һәм производство комплексын карадылар. (җитәкчесе Хөснетдинов Ирек Гыйлаҗевич). Объектларда йөрү "Зәй” сөт- товар һәм производства комплексына (җитәкчесе Лаврентьев Андрей Михайлович), "Заман" симертү комплексына, “Родина” бүлекчәсенең “Чыбыклы" һәм "Сәвәләй” товар-сөтчелек фермаларына бару белән тәмамланды. Район башлыгы Разиф Кәримов Чыбыклы авылы механик остаханәләрендә булды һәм анда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү эшенең барышы белән танышты.
Бүген районның Түбән Биш һәм Кадер авыл җирлекләрендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында халык җыеннары узды. Илнар Хафизов халыкны 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары белән таныштырды. Түбән Биш һәм Кадер авыл җирлекләре башлыклары Дамир Насертдинов һәм Рәис Нуруллин 2018 елда авыл җирлекләренең эш йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында сөйләделәр. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлгә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалауга кагылышлы, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. РФ Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә уңышлы эшләгәннәре һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, активистларга авыл җирлекләре башлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов халык җыеннарына йомгак ясады.
8-17 февраль көннәрендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә 2002-2003 елда туган «Азия балалары» I Кышкы халыкара спорт уеннары уза. Ярышлар Олимпия хәрәкәте идеяләрен пропагандалау, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм халыкара спорт хезмәттәшлеген ныгыту максатыннан үткәрелә. Татарстан җыелма командасы составында Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2 укучысы катнаша. Алар чаңгы ярышлары буенча күп санлы республика ярышларында катнашучы: Коронов Максим (тренеры Колесов С. В.) һәм 2000-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең бронза призеры булган Валиуллина Алинә (тренеры Насибуллина С.Г.).
11 февраль көнне Зәй шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Совет чаңгысы, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш призеры, 8 тапкыр СССР чемпионы, Николай Зимятов белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Галиев, Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Эмиль Галиев катнашты. Шәһәр кунаклары балаларга үзләренең спорт казанышлары турында сөйләделәр. Очрашу барышында укучылар Олимпия чемпионнарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.