5-13 февральдә " Ялта-Зәй «спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы спорты буенча Бөтендөнья кышкы Универсиадасына сайлап алу ярышлары уза. Ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән 200дән артык катнашучы катнаша. 5 февральдә ярышларны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Валерьевна Вяльбе, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Шәйхнурович Галиев, спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Галина Андреевна Шлыкова катнашты. Ярышларның беренче көненең бүләкләү тантанасында ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиев катнашты. 12 февральдә Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Красноярскида узачак Бөтендөнья кышкы Универсиадага озату тантанасы узачак.