Зәйдә «Татарстан чаңгы юллары-2019» спорт акциясе узды

2019 елның 9 феврале, шимбә
9 февраль көнне Зәй муниципаль районында "Татарстан чаңгы юлы – 2019" республика массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында спорт акциясе узды. Спорт акциясе Яңа шәһәрнең урман массивында, шәһәрнең ике микрорайонында: Мирный бистәсендә, Зәйдә-2 һәм Зәй муниципаль районының 22 авыл җирлегендә узды. Аны ачу тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов катнашты. Спорт акциясенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ветераннар һәм чаңгы спортын яратучылар җыелган иде. Бу көнне стартка барлыгы 5850 кеше чыкты. Ярышта катнашучылар Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе МКУ Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. «Иң яшь» һәм «иң өлкән яшьтәге» спорт акциясендә катнашучыларга бүләкләрдә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International