Быел җәй беренче тапкыр Зәй муниципаль районында Мәдәният елы кысаларында, «Ачык һавада мәдәни Зәй " фестивале узды. Фестиваль 2019 елның 29 маеннан 1 июненә кадәр, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән үтте. Чараны оештыручылар булып «Балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе, “Энергетик”мәдәният йорты булды. Фестивальнең музыкаль программасы төрле жанрларны үз эченә алды. Р. Ш. Фәрдиев исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Визит» джаз оркестры (Яр Чаллы шәһәре, җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Завьялов), «Әлмәт» камера оркестры (Әлмәт шәһәре, җитәкчесе Әлмәт музыка көллияте укытучысы Юлия Страхова), урам театры спектакле (Әлмәт шәһәре, җитәкчесе Гөлназ Ханнанова), шигърият сөючеләр өчен «Музыка һәм әдәбият» концерты. Концертта катнашучылар "Зәйгә мин бу юлларны бүләк итәм” шигырь конкурсында катнашучылар. Фестиваль 4 көн эчендә 800дән артык кешене җыйды. «Ачык һавада мәдәни Зәй» шәһәр халкына онытылмаслык һәм якты тәэсирләр бүләк итте.
Бүген видеоконференция режимында, республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Экояз -2019» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. Президент Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә кече архитектура формасы – балалар уен мәйданчыгы алуга сертификатлар, шулай ук кубок һәм дипломнар тапшырды. Җиңүчеләр арасында Зәй муниципаль районы да бар. Лаеклы бүләкне Татарстан Президенты кулыннан район башлыгы Разиф Кәримов алды. “Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче, Түбән Кама районы – икенче, Зәй районы – өченче призлы урынны алды. «Үзәге шәһәр тибындагы поселок, авыл статусында булган иң яхшы муниципаль район» категориясендә Биектау районы – беренче, Саба районы – икенче, Алексеевск районы – өченче урынга лаек булды.«Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә Казан беренче, Чаллы – икенче урынга чыкты.
Бүген Зәйдә "Терлек азыгы әзерләү чорында район ветеринария лабораторияләренең эше" темасына киңәйтелгән республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов катнашты. Семинарда катнашучыларны район башлыгы сәламләде һәм район икътисады һәм аның үсеш өстенлекләре белән таныштырды. Республиканың ветеринария хезмәтләре белгечләре терлек азыгын һәм терлекчелек биналарын кышкы чорга әзерләү, терлек азыгының сыйфатын лаборатор тикшерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинар барышында шулай ук район ветеринария лабораторияләре эшенә анализ ясалды. Практик өлеш Поручик авылы басуында узды. Әлеге чарада иң яхшы хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды.
Бүген, 30 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Төзүче " стадионында 2006 елгы «Б» дивизионының яшүсмерләр командалары арасында, футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды, анда Зәй шәһәренең «Барс» командасы һәм Яр Чаллы шәһәренең «Компонент-Төзүче» командасы очрашты. Очрашу Зәй муниципаль районы командасы җиңүе белән 3:0 исәбе белән тәмамланды. (Команданың тренеры Бикмеев Ринат Рәисович).
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы үзәге һәм "Агрокөч" АҖ белгечләре составындагы комиссия, бер үк вакытта азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итә башлады. Чәчүлекләрнең һәм азык әзерләү техникасының торышы бал системасы буенча бәяләнәчәк. Районда терлек азыгы әзерләү буенча 4 отряд бар. Барлык техника да югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Чәчүлекләрне тукландыру һәм үсемлекләрне саклау буенча барлык агротехник чаралар уздырылды. Уртача үсемлекләр саны 1 м2-450-600 данә. Вакытында явылган яңгырлар һәм җылы һава торышы бөртекле һәм азык культураларыннан югары уңыш алырга ярдәм итә.