ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга кадәр чорга эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте, дип хәбәр итә. Искәртеп узабыз, Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эш белән тәэмин ителешен яхшыртуга, илебез халкы санында аның өлешен саклап калуга, су белән тәэмин итү системаларын, элемтә чараларын, телекоммуникацияләрне үстерүне дә кертеп, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга, газлаштыру дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлешләре буенча социаль хезмәтләрдән файдалануны арттыруга, шулай ук юл нфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар башкаруны күздә тота. Дәүләт программасында авыл территорияләрендә торак сатып алу һәм төзү максатларына 3%ка кадәр ставка буенча, авыл йортларын заманлаштыру өчен инженерлык җайланмаларын сатып алу максатларына 5%ка кадәр ставка буенча ташламалы кредит алуның, яңа инструментларын гамәлгә кертү карала, шулай ук инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм аларга тоташтыру өчен авыл территорияләрендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшкуарларга һәм оешмаларга 5%ка кадәр ставка буенча кредит бирү күздә тотыла, бу әле авылда яңа эш урыннары булдыруга да ярдәм итәчәк. Куелган максатларны тормышка ашырганда авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күпкә яхшыртырга мөмкин булачак. Каралган чаралар АПК предприятиеләре хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә, һөнәри эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, авыл торак пунктларының барлык кешеләре өчен эшләнәчәк. Шул ук вакытта алар барысы да чаралардан һәм программа проектыннан отачаклар гына. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт программасын әзерләү буенча шактый зур эш башкарды, 133 мең авыл торак пунктының торышы анализланды, аларда 37 миллион кеше яши. Аны эшләүдә төбәкләр, эксперт һәм эшлекле бергәлекләр турыдан-туры катнашты. Җәмәгатьчелекнең, бизнесның һәм хакимиятнең активлыгы Дәүләт программасын гамәлгә ашырганда да кирәк булачак, чөнки алар инициатива күрсәтергә тиеш, ә кече авыл торак пунтлары өчен өстенлекле проектлар буенча тәкъдимнәр урыннарда җыелачак», - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев. Дәүләт программасы 2020 елдан эшли башлаячак – февральдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары белән кирәкле чараларны һәм аларны финанслау күләмнәрен күздә тотучы финал килешүләрен төзүне планлаштыра.
11 июньдә 15.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә комиссия белгечләре катнашачак: аның составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау вәкилләре кергән. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.

5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген 5 июньдә Зәй шәһәрендә яшәүче Геннадий Васильевич Романов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады.
Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы Зәй районына эшлекле визит белән килде.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою, Автомобиль, Пресс-рам заводлары,“Зәй кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧҖ, “Болгарпиво” ААҖ, “Россия тимер юллары” ААҖ катнашты. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 61вакансия буенча 434 эш урыны тәкъдим ителде. Аларны шулай ук хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе узу һәм башка мәгълүмат белән таныштырдылар. Эш эзләүчеләр арасында төрле яшьтәге гражданнар бар иде. Ярминкәдә эш таба алмаган гражданнарга Зәй халык мәшгульлеге үзәге базасында булган вакансияләр тәкъдим ителде, белгечләр “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Ярминкәгә эш эзләп 28 кеше килде, аларның 5се даими эшкә юллама алды. Ачык вакансияләр буенча хезмәткәрләр туплау дәвам итә. Тулырак мәгълүматны Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
Бүген хакимиятнең зур залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мөрәҗәгать итте.

4 июньдә шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясының иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Рамазан ае тәмамлануга, шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды, изге тәкъбирләр яңгырады. Иртән йөзләгән кеше Т. Ялчыгол исемендәге Үзәк шәһәр мәчетенә бәйрәм намазына җыелды. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов та килгән иде. Район башлыгы чарага җыелучыларны котлады һәм районыбыз мөселманнарының киләчәктә дә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуына, туган район һәм республикабызның чәчәк атуына үз өлешләрен кертәчәгенә ышанычын белдерде. Татарстан мөфтие исеменнән котлау сүзләрен Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин җиткерде. Бәйрәм вәгазеннән соң барысы да күмәк намазга бастылар, аннан соң дин тотучыларны традицион рәвештә плау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Мәчеттә балалар өчен Ураза гаете уңаеннан зур хәйрия бәйрәме узды. Чара тәмамланганнан соң мөселманнар бәйрәмне гаиләләре даирәсендә дәвам итәр өчен, туганнары, якыннары белән өстәл табыннары артында җыелыштылар.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм. Һәр мөселман кешесе өчен Рамазан - шәфкатьлелек, игелек һәм бер-беребезгә карата рәхим-шәфкать күрсәтү һәм игелек кылу ае. Ураза гаете - берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр рухи чисталыкка һәм яңарышка омтыла, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә. Кылган игелекле гамәлләребез рухи гармонияне арттырсын, ә шәфкатьлелек, изгелек һәм юмартлык кебек кыйммәтләр исламның гуманистик, әхлакый нигезләренең иң яхшы үрнәге булсын. Барыгызга да чын йөрәктән игелек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!

“Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында "Балалар илне сүрәтли" район рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының "Кояшкай" балалар бакчасы һәм "Күкчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурска балалар иҗади яктан килделәр. Рәсемнәр бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Жюрига иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады. Нәтиҗәдә 20 эш яхшы башкарылган дип табылды. Җиңүчеләрне  партиянең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Флорида Әхмәтвәлиева котлады: «Сезне конкурста лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагында биегерәк үрләргә ирешергә язсын, алга табада конкурсларда актив катнашуыгызны телим!». Партиянең җирле бүлегеннән яшь рәссамнарга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсның төп бурычы, гадәттәгечә, кече яшьтәге балаларны рәсем сәнгате аша үз карашын чагылдыруына ирешү,- дип билгеләп үтте Зәй җирле бүлегендә “Балалар илне сүрәтли" партия проекты координаторы Зәй шәһәре депутаты Рәсил Әгъләмов.

1 июнь көнне Зәй районы укучылары балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү программасы кысаларында эшкә кереште. Быел җәй алар йорт алды лагерьларында әйдаман, яшелләндерерүче һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы булып эшли алачак. Балалар хезмәтен оештыру белән Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм “Татэнерго” АҖ – Зәй ДРЭСе белән берлектә шөгыльләнә. Июнь дәвамында эшләячәк беренче төркемгә 74 бала керде. Аларның 54ен идарә, 20сен – Зәй дәүләт район электр станциясе кабул итте. Укучыларның эш көне хезмәт урынындагы тәртип, эш үзенчәлеге һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырудан башланды. Балалар кыскартылган график буенча эшли. Хезмәт хакын оешма-предприятие эш сәгатеннән һәм күләменнән чыгып, әмма хезмәт хакының минималь суммасыннан түбән булмаган күләмдә түли. Исегезгә төшерәбез, Татарстан икътисадының бюджет булмаган секторы өчен ул 12000 сум, ә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен – 11280 сум тәшкил итә. Халык мәшгульлеге үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләр 1500 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм алачак. Хәзер июль һәм августка исемлек төзелә. Халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева сүзләренчә, балалар өчен җәйге хезмәт популярлаша бара. “Бер яктан яшүсмерләр хезмәт белән таныша, икенче яктан – акча эшли”, - ди ул. Быел җәй 250дән артык баланың мәшгульлеген оештырырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International