ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе
Сармашбаш авылында муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХ лар катнашында традицион күчмә семинар узды. Семинарның максаты- үзара тәҗрибә уртаклашу һәм проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу иде. Анда катнашучылар Кәдек авылындагы экологик программа буенча төзекләндерелгән чишмәне, Сармашбаш авылында грант акчасына төзекләндерелгән "Сабантуй" уздыру урынын, федераль максатчан программа буенча төзелгән йортны, Р. З. Гыйниятуллин һәм Р. В. Халиковларның сөтчелек юнәлешендә эшләүче мини-фермаларын карадылар, шулай ук А. Ф. Кашапов теплица хуҗалыгында булдылар. Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Халык алдында башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Р.М. Фәсхетдинов хисап тотты. Семинарда катнашучыларга 2019 елның 1 кварталында авыл җирлекләрендәге аерым күрсәткечләр, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү чаралары, 2019 елда авыл җирлекләрендә үзара салым эшләренең барышы, санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре, һөнәри керем салымы (үзмәшгульлек), авыл җирлекләре арасында муниципаль милек рәсмиләштерү турында мәгълүмат җиткерелде. Семинарга йомгакны район башлыгы Р. Г. Кәримов ясады.

28 май көнне Зәй шәһәрендә "Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларын үтәү һәм туклануны оештыруга йомгак ясау",- темасына семинар - киңәшмә узды. Анда  мәктәп яны лагерьларында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялына әзерлек, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә санитар-гигиена чараларын үтәү һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәү, пешекчеләр һәм кухня хезмәткәрләре өчен тест контролен үткәрү, мәктәп яны лагерьларына азык-төлек продуктлары кертү, 2018-2019 уку елында  мәктәп туклануы эшен оештыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсы нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында беренче урынны- 6нчы мәктәп, икенче урынны 7нче мәктәп ашханәсе алды. Киңәшмә Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Нәсибуллин Ринат Миңнулла улы ярдәмендә үткәрелде, анда шулай ук Яр Чаллы шәһәре «Мәктәп туклану» ҖЧҖ генераль директоры Гусева Валентина Порфирьевна, шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алчина Наталья Александровна катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар мәктәп яны лагерьларында туклану эшен оештырганда санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү буенча күрсәтмәләр алдылар.

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә мөрәҗәгатьләрнең 42% электрон формада кабул ителгән. 2019 елның 5 аенда мәшгульлек хезмәтенә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша 118 гариза юлланган. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хезмәт базарындагы хәл буенча мәгълүмат алуга туры килә. Шулай ук зәйлеләр эш эзләүдә ярдәм итүгә, вакытлыча эш оештыруга, һөнәри белем алуга гаризаларны электрон формада юллый. “Гаилә сәбәпләре буенча мәшгульлек үзәгенә килүне кичектереп килдем. Белгечләргә шалтыраткан идем, алар миңа гаризаны интернет аша җибәрергә мөмкинлек барлыгы хакында әйтте. Үзәккә килү мәҗбүри булмаган икән”, - дип дәүләт хезмәтләре порталының өстенлекләрен бәяли гражданин А. Кирәкле хезмәтне алу өчен uslugi.tatarstan.ru порталындагы исемлектән “Хезмәт һәм мәшгульлек” юнәлешен табарга, кирәкле сервисны һәм яшәгән җирлектәге мәшгульлек үзәген сайларга кирәк. Шулай ук мобиль кушымтадан файдаланырга мөмкин.

25 майда Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында «Каравон – 2019 " рус халык бәйрәме узды. Фестивальдә «Ивушка» («шәһәр мәдәният йорты»), «Злато» («Энергетик «мәдәният йорты) вокаль ансамбльләр катнашты. Матур чыгышлары һәм бәйрәмдә актив катнашканнары өчен, коллективлар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грамоталары белән бүләкләнделәр.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе
Бу көн китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханәчеләр укучыларга мәгърифәт нуры тарата, аларда китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбияли. Бәйрәм көнне Үзәк балалар китапханәсендә китапханәчеләр урынында дублёрлар эшләде. Алар шәһәребезнең 8 сыйныф укучылары Бирюкова Аделина, Ермолаева Полина, Ишимова Олеся – китапханәбезнең актив укучылары. Балалар кечкенәләргә китап сайларга ярдәм иттеләр, кабул ителгәннәрен тәртипләп киштәләргә урнаштырдылар. Каталоглар, электрон рәвештә укучыларга китап, бердәм укучы билеты бирү белән таныштылар, кыскасы, яңа рольдә үзләрен бик яхшы тоттылар. Китап укучыларга, үз яшьтәшләренең аларга хезмәт күрсәтүе бигрәк тә ошады. Китапханә бит ул аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, монда рухи һәм мәдәни тормыш кайный. Шушы мохитта булып, аның кайбер нечкәлекләренә тирәнтен төшенгәннән соң бәлки дублёр булу – балаларда бу өлкәгә кызыксыну көчәеп аларга алга таба шул һөнәрне сайлау теләге уяныр. Күренекле язучы, мәсьәлләр авторы И.А. Крыловта китапханәче булган. Авторга багышланган әдәби һәм конкурслы уеннар, түгәрәк өстәл артында узган мастер-класс та бик күңелле узды.
27 май көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Көн тәртибе буенча оператив хәлләр, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат, 2019 елның 1 кварталында Зәй РҮХ эшчәнлеге һәм 2019 елның калган чорына бурычлар турында, 2019 елның 1 кварталында «ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ эше нәтиҗәләре һәм 2019 елның калган чорына бурычлар каралды. Шулай ук контроль мәсьәләләр буенча - санитар-экологик икеайлык үткәрү һәм Агросәнәгать паркы эше турында мәгълүмат тыңланды. Район башлыгы боерыклары беркетмә нигезендә рәсмиләштерелде һәм контрольгә алынды.
Бүген Татарстанда һәм Зәй муниципаль районында инде бишенче тапкыр үткәрелә торган "Әти-әниләрне, якыннарыңны яздыр" акциясе узды. Разиф Галиевич Кәримов «Яңа Зәй» һәм «Зэй офыклары» район газеталарына иң актив язылучыларның берсе. Аның сүзләренә караганда, интернет гасырында ул басма чыганакларга тугры кала һәм барысын да - беренче һәм соңгы битенә кадәр җентекләп укый. Якын кешеләр турында онытмагыз, аларга бүләк ясагыз: җирле һәм республика басмаларына язылыгыз. Исегездә тотыгыз, күпләр - ата-аналар, өлкәннәр интернеттан файдаланмый. Яңалыкларны тараткан бердәнбер чыганак- басма чыганаклар. Акцияне район җитәкчеләре дә бертавыштан хуплады.

27 майдан 30 майга кадәр “Зәй киренке эш үзәге базасында "Челтәр оешмаларында киеренке эш ысулларын гамәлгә кертү" темасына Бөтенроссия семинары узачак. Семинарда катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов сәламләде. Ул кунакларны районның икътисады белән таныштырды һәм аларга укуларында уңышлар теләде. Семинар эшендә Россиянең 23 төбәгеннән РОССЕТИ ҖАҖ вәкилләре катнаша. Чара программасында Россиядә бердәнбер киеренке эшләр өчен белгечләр әзерләү үзәген тәкъдим итү, үзәк полигоннарында һәм Зәй РЭСы җиһазларында гамәли эшләр күрсәтү эшләре каралган.

23-25 май көннәрендә Питрәчтә билбау көрәше буенча, ирекле һәм классик стильдә Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар: хатын-кызлар, классик стиль: 66кг авырлык категориясендә.: 1 урын – Мөбәрәкшина Гөлия, 76кг. авырлык категориясендә: 1урын-Бусова Екатерина, 76кг.нан артык үлчәү категориясендә:1 урын - Сәлихова Регина, 76 кг авырлык категориясендә: 2 урын - Романова Ольга, 58кг авырлык категориясендә: 3 урын - Батаева Светлана. Ир-атлар, классик стиль, 90кг. авырлык категориясендә :1 урын - Хәйретдинов Альберт, 100 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Әхмәтшин Ренат, 82кг. авырлык категориясендә: 2 урын – Гәбдрәшитов Азат, 75кг. авырлык категориясендә: 3 урын - Сафин Артур,100 кг. нан артык авырлык категориясендә: 3 урын - Фазылов Айнур. Ир - атлар, ирекле стиль: 100 кг.нан артык авырлык категориясендә: 2урын - Сәлахов Радик, 100 кг. га кадәр авырлык категориясендә:3урын-Сәхәбиев Альберт.


26
май, 2019 ел
якшәмбе
Бүген 26 майда Бердәм алдан тавыш бирү көнендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә урнашкан 16.026.04 хисап участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International