Зәйдә ТРсы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары

2019 елның 5 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы Зәй районына эшлекле визит белән килде. Рөстәм Фәйзрахманович Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә, Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең 20 нче филиалында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Эш визиты барышында Рөстәм Фәйзрахманович учреждениеләр эшчәнлеге һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ремонт эшләренең барышы белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International