ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2019 ел
шимбә

Берничә сәгать дәвамында төп батыр өчен көчле көрәш барды. Келәмдә җиңүче исеме өчен төрле авырлык категориясендә батырлар көрәште. Көрәшне карарга җанатарлар да күп җыелган иде. 2019 елгы Сабантуйның абсолют батыры исеменә Сәлахов Радик лаек булды. Яшүсмер егетләр арасында абсолют батыр булып Николаев Станислав калды. Җиңүчеләр һәм призерлар: 40 кг. авырлыкта, 2002-2004 елгы егетләр арасында : 1 урын – Гыйздатуллин Динар, 2 урын – Сәлихов Тимур, 3 урын – Латыйпов Илдар; 2002-2004 елгы егетләр арасында, 50 кг. авырлыкта: 1 урын – Нуриәхмәтов Илфат, 2 урын – Фирстов Данил, 3 урын-Мелихов Эльвир; 2002-2004 елгы егетләр арасында, 60 кг. га кадәр авырлыкта: 1 урын – Кәмәлиев Инсаф, 2 урын –Зарипов Александр, 3 урын – Хәсәншин Габдулла; 2002-2004 елгы егетләр арасында, 70 кг. га кадәр авырлыкта: 1 урын – Цыганов Игорь, 2 урын – Трофимов Вадим, 3 урын – Гәйфуллин Салават; 2002-2004 елгы егетләр арасында, 70 кг. нан артык авырлыкта: 1 урын – Николаев Станислав, 2 урын – Шакиров Альберт, 3 урын – Гәбыйдуллин Алмаз; 30 кг.авырлыкта, яшүсмер егетләр арасында: 1 урын- Кәлимуллин Кәрим, 2 урын-Насыйров Фидан, 3 урын-Садриев Данис; 2005 елгы егетләр арасында, 35 кг. га кадәр авырлыкта: 1 урын – Ибраһимов Шамил, 2 урын – Архипов Артем, 3 урын – Нүриев Артур; 2005 елгы егетләр арасында, -40 кг.нан артык авырлыкта: 1 урын – Хисәмиев Эльдар, 2 урын-Латыйпов Антон, 3 урын-Гыйльманов Дмитрий; 65 кг. авырлыкта, ир – атлар арасында: 1 урын – Левашов Дмитрий, 2 урын – Хәмидуллин Зөлфәт, 3 урын – Хәйруллин Илнар; 75 кг. авырлыкта:1 урын – Гадершин Булат, 2 урын –Садыйков Ленар, 3 урын – Зәйнәшев Равил; 85 кг. га кадәр авырлыкта: 1 урын Әхмәтшин Айнур, 2 урын – Хәмидуллин Руслан, 3 урын – Мингалиев Ринат; 100 кг. га кадәр авырлыкта: 1 урын-Хәмитов Эльдар, 2 урын Әхмәтшин Ринат, 3 урын-Сәхәбиев Альберт, 100 кг. нан артык авырлыкта: 1 урын-Сәлахов Радик, 2 урын-Павлик Сергей, 3 урын-Фаршатов Рамил; ветераннар 1 урын-Гәрәев И., 2 урын-Әхтәмов М., 3 урын-Захаров Н.

"Сабантуй туе гүзәле- 2019" район конкурсы шәһәр һәм район яшьләре арасында татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү һәм пропагандалау максатыннан үткәрелә. Бүген район конкурсында ун гүзәл кыз катнашты. Кызларга 4 конкурс этабын узарга кирәк булды. Призлы урыннар түбәндәге номинацияләр буенча бирелде: "Иң шаян» кыз" – Мирный бистәсеннән Локманова Алинә, «Иң милли» кыз Карманнан - Әхмәтшина Айсылу, «Иң заманча» кыз Югары Шепкәдән Ибраһимова Алинә, «Иң үткен» кыз Дүрт-Мунчадан - Гәйфуллина Зилә, «Иң иҗади» кыз Әхмәттән Батаева Венера, «Иң мөләем» кыз Аксардан Мослахова Зилә, «Иң зифа»кыз Дүрт-Мунчадан - Гәрәева Эльвина, «Иң зәвыклы» кыз Сармашбаштан – Мәрдәнова Розалия, «Иң нәзәкатьле» кыз Имәнлебаштан Гәрәева Исламия. "Сабантуй туе гүзәле-2019» мактаулы исеменә Мирный бистәсендә яшәүче Ченцова Резеда лаек булды. Җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасын Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов үткәрде.

Гадәттә бер генә Сабантуй да кул көрәше ярышларыннан башка узмый. Көрәштә ир-атлар да, хатын-кызлар да көч сынаша ала.
Кызлар һәм хатын-кызлар, өлкән егетләр, ир-атлар һәм ветераннар арасында гер спорты буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеле булды. Гер спорты-көчле һәм чыдамнар спорты. Ул гер күтәрүчедән бик күп энергия чыгымнары һәм максималь физик көч таләп итә.
Спорт ярышлары бүген шәһәр ипподромында һәм Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта гына түгел, шәһәрнең төп спорт объекты- «Энергия»стадионында да уза. Биредә җиңел атлетика буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:
Сабан туенда халык яратып йөри торган спорт төрләренең берсе- ат чабышлары. Ел буе җайдаклар атларны чабышларга әзерли, Сабантуй көнендә алар үз осталыкларын күрсәтә.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән иң гүзәл милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм! Сабантуй бүген чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәменә әверелеп, милли традицияләрне гасырлар дәвамында саклап һәм үстереп килеп, үзенә халкыбызның иң яхшы сыйфатларын – игелеклелек, тормыш шатлыгы, хезмәт сөючәнлек кебек асыл сыйфатларны туплаган. Сабантуй ул табигатьнең яшәрүе, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы, киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы символы, халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Тынычлык һәм игелеклелек идеалларын гәүдәләндереп, халыклар культурасының үзара баюына ярдәм итеп, Сабантуй бүген дуслык, иминлек тантанасына әверелде. Зәйлеләр быел да милли бәйрәмебезгә ныклы әзерлек белән килделәр. Районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыктылар – булачак уңышка нигез салдылар. Бүген матур булып тишелеп чыккан, чиста уҗым басулары күзләрне иркәли. Бу киләчәккә ышаныч һәм өметне уята. Без теләсә нинди шартларда да икмәк үстерүгә сәләтле авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре һәм үҗәтлекләре өчен рәхмәтле. Без крестьянның хезмәтен, иң мөһиме, тормыш символы – икмәкне зурлыйбыз! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сабантуй сезгә онытылмас һәм якты мизгелләр бүләк итсен, һәркемгә оптимизм, милли традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерүгә яңа көч бирсен, республикабыз, районыбыз иминлеге, ныклыгы өчен игелекле эшләргә рухландырсын.

7
июнь, 2019 ел
җомга
7 июнь көнне Зәй - 2 номерлы белем бирү мәктәбе стадионында халык күңел ачулары узды. Бәйрәм кысаларында традицион рәвештә көрәш, аркан тарту һәм гер спорты буенча ярышлар узды. Көрәш буенча ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. 70 кг.га кадәр авырлыкта 1 урын – Хәйруллин Илнар, 2 урын – Хәмидуллин Зөлфәт, 3 урын – Бояров Евгений, 70 кг. нан артык авырлыкта 1 урын – Сәлахов Радик, 2 урын – Хәмидуллин Руслан, 3 урын – Әхмәтшин Айнур, хатын – кызлар арасында 1 урын – Бусова Екатерина, 2 урын – Романова Ольга, 3 урын-Салихова Регина. Салахов Радик абсолют батыр булды.
5 июньнән 19 июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында балалар ялы мәсьәләләре буенча "кайнар линия” эше оештырылды. Зәй районында "Кайнар линия” телефоны (88558) 7-22-09, 7-28-88.

6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә №41 янгын часте территориясендә ТР Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең килешү бүлекчәләре арасында газ һәм төтеннән саклау хезмәтенең республика ярышларының финалы узды. Газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында ярышлар хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алуга багышланган иде. Җиңү өчен көрәшергә Татарстанның 5 шәһәреннән 8 команда җыелды: Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Зәй.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International