ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе
Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.Инвалидлар декадасы кысаларында, бүген туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 9нчы мәктәпнең 6-7 сыйныф укучылары өчен космосны үзләштерү тарихына багышланган «Йолдызларга чакыручылар» тарих сәгате үткәрделәр.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә муниципаль район һәм Зәй шәһәре Советларының чираттагы утырышлары узды, анда иң төп мәсьәлә-2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына муниципаль берәмлекләр бюджетын кабул итү каралды.

2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген аппарат киңәшмәсендә билбау көрәше буенча 31 октябрьдән-2 ноябрьгә кадәр Казанда узган Дөнья чемпионаты җиңүчесе Салихова Регина Равил кызына 20000 сумлык сертификат тапшырылды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда инвалидлар декадасы ачылышына багышланган «Игелек көченә ышаныч белән!» бәйрәм концерты булды.

28 - 30 ноябрьдә Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика, йөзү, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы буенча ярышлар узды. 

Инвалидлар декадасы алдыннан Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

30
ноябрь, 2019 ел
шимбә
Чираттагы атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды.
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде.

29
ноябрь, 2019 ел
җомга
Бүген Зәйдә 2019 елгы республика конкурсында җиңү яулаган комбайнчыларны хөрмәтләделәр, чара кысаларында бәйрәм кунаклары өчен "Зәй" Агросәнәгать паркына һәм Зәй ГРЭСына экскурсия оештырылды, аннан соң тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды. Алдынгы механизаторларны район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов озатып йөрде.
Республикада тулы куәткә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру бара, алар арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларының тагын бер тармагына әверелгән «Мобиль поликлиника» проекты да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International