Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә муниципаль район һәм Зәй шәһәре Советларының чираттагы утырышлары узды, анда иң төп мәсьәлә-2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына муниципаль берәмлекләр бюджетын кабул итү каралды. Депутатлар каравына Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районының 2020-2022 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразы, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бюджеты, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бюджеты проектларына контроль-хисап палатасы бәяләмәсе турындагы мәсьәләләр чыгарылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджетыннан финанс белән тәэмин итү чыганагы булып Татарстан Республикасы бюджетыннан максатчан билгеләнгән субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү Кагыйдәләре, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджетыннан территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр бирү кагыйдәләре турындагы һәм башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат тыңланды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары М.И. Захарова, Зәй муниципаль районының Финанс - бюджет палатасы рәисе П.А. Байрашев, Зәй муниципаль районының Контроль – хисап палатасы рәисе С.М. Минебаева чыгыш ясады. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Утырышларга район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International