Зәйдә район Икътисади советы утырышы узды

2019 елның 30 ноябре, шимбә
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта «Сетевая компания» ААҖ филиалы Түбән Кама электр челтәрләре Зәй бүлегенең 2019 елның 10 ае эчендә эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспектив планнар каралды. Доклад белән «Сетевая компания» ААҖ филиалы – Түбән Кама электр челтәрләре Зәй районы башлыгы Лукин Олег Анатольевич чыгыш ясады. Ул үз чыгышында филиал эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Бу - Зәй муниципаль районы кулланучыларын электр белән ышанычлы, сыйфатлы һәм өзлексез тәэмин итү, предприятие һәм оешмаларның, кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле эшчәнлеге, Зәй муниципаль районының һәм тулаем Татарстан Республикасының динамик социаль-икътисадый үсеше максатларында халыкның уңайлы һәм имин тормыш эшчәнлеге өчен шартлар тудырып, Зәй муниципаль районы кулланучыларын электр энергиясе белән тәэмин итү; яңа кулланучыларны тоташтыру өчен шартлар тудыру. Икътисади совет әгъзалары үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International