Район авыл җирлекләрендә мобиль поликлиника эшли

2019 елның 29 ноябре, җомга
Республикада тулы куәткә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру бара, алар арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларының тагын бер тармагына әверелгән «Мобиль поликлиника» проекты да бар. «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл халкына комплекслы диспансеризация үткәрү өчен заманча күчмә диагностика кабинетлары, лаборатория җиһазлары, дүрт мобиль сәламәтлек комплексында терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кабинетлары сатып алынды. Мобиль поликлиникалар республика районнарында 25 июльдән эшли башлаган иде, һәм шушы көннәрдә аларның берсе Зәй районына килде. Беренчеләрдән булып ул Сәвәләй авыл җирлегендә якын-тирә авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә башлады. Бер ай дәвамында авыл халкына тар белгечләргә күренү мөмкинлеге бирелә. Мобиль поликлиника заманча җиһазландырылган. Биредә регистратура, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог кабинетлары бар. Бригада үзәк район хастаханәсе табиблары белән комплектланган. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен аларны махсус машиналар белән китерү оештырылган. Күчмә поликлиника бер атнадан соң Бохарай, Баграж һәм Бигеш авыл җирлекләрендә эшләячәк. Барлыгы 1000гә якын кешене медицина тикшерүе белән колачлау планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International