Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2019 елның 30 ноябре, шимбә
Чираттагы атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Ярминкәдә шәһәр халкына Агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләрнең киң товар ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына үз продукцияләрен 9 фермер хуҗалыгы, 5 авыл җирлеге: Яңа Спас, Сәвәләй, Сармаш-баш, Поручик, Поповка җирлекләре сатты. Барлыгы 10 ярминкәдә 10 млн. сумга якын продукция сатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International