Зәйдә 2019 елгы республика конкурсында җиңүче комбайнчылар өчен бәйрәм чарасы

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Зәйдә 2019 елгы республика конкурсында җиңү яулаган комбайнчыларны хөрмәтләделәр, чара кысаларында бәйрәм кунаклары өчен "Зәй" Агросәнәгать паркына һәм Зәй ГРЭСына экскурсия оештырылды, аннан соң тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды. Алдынгы механизаторларны район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов озатып йөрде. «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсы ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә. Конкурста барлыгы 1464 хезмәткәр катнашты, 500 белгеч җиңүче булды. Шуларның 29ы – Зәй районыннан: 13 комбайнчы “Зәй” агрофирмасыннан: Мөхәммәтдинов Рөстәм, Вәлиев Илнар, Гайнетдинов Илдус, Сибгатуллин Рамил, Митрофанов Андрей, Галимов Нияз, Сафин Айнур, Мөфтахов Азат, Гыйниятуллин Динар, Уразманов Айрат, Хәйруллин Рамил, Шәймөхәммәтов Илмир, Гайфуллин Рияз; 7 комбайнчы «Зәй шикәре» агрофирмасыннан: Мерясев Виктор, Миникаев Шәйхенур, Ходжаев Рафис, Никандров Михаил, Бутяев Валерий, Ионов Иван,Сергеев Иван; 9 комбайнчы “Восток” агрофирмасыннан: Хәйруллин Руслан, Чутаев Геннадий, Калеев Алексей, Халиков Айдар, Сөнгатуллин Айнур, Фәтхуллин Илдус, Шайгарданов Дамир, Сәйфуллин Азат, Фәтхуллин Илдар. Бәйрәм кысаларында район хуҗалыкларының баш инженерлары: Маслов Петр, Гарифуллин Дамир, Хәйруллин Марсель, Галимов Илгиз Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International