11 март көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында «Зәй» спорт мәктәбенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Чарада район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Зиннур улы Ашрапов, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе Вице-президенты, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры – Галиев Эдуард Шәйхнур улы, Россия Федерациясенең атказанган тренеры - Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы һәм спорт ветераннары катнашты. Чара кысаларында биредә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәм «Зәй» спорт мәктәбе хезмәткәрләрен һәм спорт ветераннарын бүләкләү булды. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән спорт ветераннары Гермогентов Владимир Артемьевич һәм Иванов Валерий Петрович, көрәш буенча тренер Зыятдинов Илсур Рәис улы бүләкләнделәр. Билбау көрәше буенча тренер Салихов Равил Фаил улы, ирекле көрәш буенча тренер Кәлимуллин Ленар Мөдәрис улы, спорт эшләре буенча директор урынбасары Тимеркаева Илзирә Габделбәр кызы, административ–хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Халикова Ирина Павловна район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Район Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгының Рәхмәт хатлары белән җитештерү биналарын җыештыручы Большакова София Ивановна һәм Кузьмина Айгөл Сергеевна, каравылчы Иванов Радик Васильевич бүләкләнделәр.