11 нче мартта хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Кереш сүз белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе өлкән методисты В.М. Әюпова 2019-2020 уку елында мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль һәм республика этабына йомгак ясады. Зәй муниципаль районының 9 нчы сыйныф укучылары арасында рус теле һәм математика буенча БДИ форматында тест үткәрү нәтиҗәләрен мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, мәгълүмати һәм укыту-методик тәэмин итү бүлеге башлыгы М.К. Вәлиәхмәтова анализлады. Утырышта катнашучылар шулай ук Зәй муниципаль районы укучылары арасында 2020 елның 11 нче мартына булган III Спартакиада нәтиҗәләре белән таныштылар, педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, проблемаларны карадылар, аларны хәл итү юлларын һәм Зәй районында мәгарифне алга таба үстерү перспективаларын билгеләделәр.