Зәйдә район Советының даими комиссияләре утырышы узды

2020 елның 10 марты, сишәмбе
10 мартта хакимиятнең зур залында район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссияләре утырышы булды. Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, прокуратура, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән иде. Утырышта районның финанс-бюджет палатасы рәисе П.А.Байрашев, Зәй шәһәре прокуроры урынбасары И.П.Якупова, район Советының гомуми бүлеге кадрлар секторы мөдире М.Г.Сергеева, район Советының юридик бүлеге башлыгы В.В. Кудряшов, район Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары А.Н. Симашева, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р. Шәйхиев, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе И.А. Биканов чыгыш ясадылар. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектларын кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International