Бүген Зәйдә өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының илле дүртенче утырышы һәм өченче чакырылыш Зәй шәһәре Советының кырык алтынчы утырышы узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

11 март көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы рәислегендә өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының илле дүртенче утырышы һәм өченче чакырылыш Зәй шәһәре Советының кырык алтынчы утырышы узды. Утырышта Зәй шәһәре прокуроры, Совет һәм Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, палаталар рәисләре, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә 17 мәсьәлә кертелгән иде. Көн тәртибе буенча Зәй муниципаль районы Советы рәисе Кәримов Разиф Гали улы, районның финанс-бюджет палатасы рәисе П.А. Байрашев, Зәй шәһәре прокуроры Р. Р. Кәримов, район Советының гомуми бүлеге кадрлар секторы мөдире М. Г. Сергеева, район Советының юридик бүлеге башлыгы В. В. Кудряшов, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлек буенча урынбасары М. И. Захарова, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р. Шәйхиев чыгыш ясадылар. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International