Зәйгә эш визиты белән ТР Урман хуҗалыгы министры килде

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында ТР Урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров катнашында «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективларының 2019 ел нәтиҗәләре буенча җыелышы булды. Кереш сүз белән район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы чыгыш ясады. Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров киңәшмәдә катнашучыларга республикада урман культуралары һәм урман хуҗалыгы эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде. Анда шулай ук  «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы»ДБУ территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре каралды. Нотыклар белән «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина, «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Ранил Мөхәммәдиев, берләшкән профсоюз оешмасы рәисе Александр Бычков чыгыш ясады. Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шулай ук киңәшмәдә язгы урман культуралары эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде. Җыелышка район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International