Бу атнада Зәй районы аграрийлары язгы кыр эшләренә-көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне гектарына 1 центнер исәбеннән минераль ашламалар белән тукландыруга ныклап керештеләр. Барлыгы 14,3 мең га уҗым культураларын һәм 8,7 мең га күпьеллык үләннәрне эшкәртергә кирәк. Эш ике сменада оештырылган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр кампаниясендә уңышлар телибез.