"Агро стартап" дәүләт программасы яңа мөмкинлекләр ача

2020 елның 20 марты, җомга

Зәй муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХ башлыкларына «хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү» дәүләт программаларында катнашу өчен кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла. Республикада авылда хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итүче 20дән артык программа гамәлгә ашырыла, республика бюджетыннан терлек һәм технологик җиһазлар сатып алуга, кече фермалар төзүгә субсидияләр бирелә. Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан «Агростартап» грантын алуга крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси (ярдәмче) хуҗалыкларны конкурс нигезендә сайлап алу дәвам итә. Документлар 2020 елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр кабул ителә. Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык,балыкчылык, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыра алачаклар. Зәй районыннан бүгенге көндә «Агростартап» дәүләт программасында катнашу өчен 25 потенциаль претендент документ тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International