Зәйлеләргә Агросәнәгать паркында сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге бар

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе карарын үтәү йөзеннән, Зәй муниципаль районында 2020 елның 21 мартыннан башлап атна саен «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатылып тора. Зәйлеләр кулай бәяләрдән төп азык-төлек продуктларын «Зәй» агросәнәгать паркында сатып ала алалар, бүгенге көндә аның территориясендә 3 эшкәртү цехы эшли: ит, яшелчә, ярма һәм камыр ризыкларын фасовкалау цехы. Оешма җитәкчесе Руслан Рәхимҗанов сүзләренә караганда, Агросәнәгать паркының төп тәэмин итүчеләре булып - Зәй һәм күрше районнардагы шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХлар тора: аларга 175 яшелчә һәм сөт продукциясе белән, 200 дән артык ит продукциясе белән тәэмин итүчеләр һәм республиканың авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары керә. Барлыгы 28 төр продукция сатыла, биредә һәрвакыт сыйфатлы ит, сөт һәм сөт продукциясе, йомырка, төрле төрдәге ярмалар бар. 2019 елда 116 тонна яшелчә, 129 тонна ит, 20әр тонна ярма һәм шикәр эшкәртелгән. 2019 елда гомуми керем 38 млн. сум тәшкил иткән. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, Агросәнәгать паркы ял көннәреннән һәм төшке аштан башка, көн саен 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. 1 апрельдә Төзүчеләр урамы, 6а адресы буенча фирма кибетен ачу планлаштырыла. Анда шәһәр халкына  чагыштырмача арзан бәяләрдән үзебезнең районда һәм якын-тирә районнарда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International