Һава шартлары уңай булу сәбәпле, соңгы көннәрдә "Барс" сиптергече белән көзге культуралар басуларына гектарына 1ц аммиак селитрасы исәбеннән, минераль ашламалар кертү буенча зур эш башкарылды. Бүгенге көнгә Аксар, Югары Шепкә, Александр Бистәсе, Яңа Спас, Мәлем , Баграж, Кадер бүлекчәләре тукландыруны 100% тәмамлады инде. Бүтән бүлекчәләрдә эш тәмамлану алдында тора. Эш тәүлек әйләнәсе алып барыла. Механизаторлар өчен 3 тапкыр кайнар аш оештырылган. Район аграрийлары уҗымнарны тукландыруны тәүлек эчендә тәмамларга планлаштыралар. Иртәгәдән график нигезендә тракторларны һәм башка тагылма техниканы техник карау башлана: 24 мартта – «Нива» ҖЧҖ, «Восток» агрофирмасы, 25 мартта - «Зәй шикәре» агрофирмасы, 26 мартта - «Зәй» агрофирмасы.