Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә: Татарстанның 31 районы язгы кыр эшләренә кереште
2020 елның 23 марты, дүшәмбе
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак. Бүгенгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Зәй, Актаныш, Чистай, Азнай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. «Районнардан, ашламалар кертергә иртәрәк түгелме әле, дигән сораулар килә. Галимнәр һәм практиклар күрсәтмәләре буенча, иртә тукландыру икътисадый акланган агроалым, бигрәк тә көзге культуралар зәгыйфьрәк чыккан кишәрлекләрдә. Шуңа күрә эшне шундый кишәрлекләрдән башларга кирәк. Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә», – дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы күп экспертларның булачак уңышка фаразларын билгеләп үтте һәм шуңа бәйле рәвештә соңгы 30 елда кыр эшләре буенча түбәндәге статистиканы китерде: соңгы 30 елда иң югары уңыш җыелган еллар – 1997 һәм 2008 еллар. Әмма 1997 елда чәчүгә соң чыгалар, апрельнең өченче декадасында (24.04.1997, тулаем җыем – 6,2 млн тонна), ә 2008 елда – күпьеллык уртача вакыттан иртәрәк, апрельнең беренче декадасында (07.04.2008, тулаем җыем – 6,3 млн тонна). Моннан нәтиҗә, уңыш күрсәткечләре эшләрнең кайчан башлануына гына түгел, ә вегетация чорындагы һава шартларына, шулай ук технологияләрнең үтәлешенә дә бәйле. Болар шулай ук уңыш өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә, хәзер районнарда, районнарга беркетелгән җаваплы затлар катнашында, авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм фермер хуҗалыкларының эш планнарын яклау бара. Дүшәмбедән кыр эшләрендә катнашучы барлык машиналар комплексын кабул итү башланды. Бүгенгә республикада көзге культуралар 42,8 мең гектарда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 14,7 мең га. Быел көзге культураларны барысы 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең гектарда. Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш алып барыла. Бу эшкә Зәй, Кайбыч, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Ютазы, Түбән Кама һәм Тукай районнары кереште. Бүгенгә ул эш 5,7 мең тонна башкарылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин. Быел бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг.нан артык туклыклы матдә кертү бурычы куелды. Шуңа күрә түбәнрәк күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз